ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
"Лениногорская" агрофирмасы"ның Ялтау бүлекчәсендә узган семинарда терлекләрне кышлату чорын уңышлы үткәрү турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе.



leninogorsk.tatarstan.ru
16 октябрь көнне Кече Шәмәк авылының Мәдәният йортында кичә узды

tetushi.tatarstan.ru
Мамадыш шәһәрендә һәм Мамадыш районында “Гадәттән тыш хәлләр шартларында җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә көчләр һәм чаралар белән идарә“ темасы астында команда-штаб өйрәнүләре узачак.

mamadysh.tatarstan.ru
"Татарстан" поселогында   яшәүче Хәкимә Галимҗан кызы  Вагидуллинага  90 яшь тулды, шул уңайдан юбилярны котларга  район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова ,Кенэз авыл  жирлеге башлыгы Белова Тамара  килделэр

tukay.tatarstan.ru
Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, 15 октябрьдә “Исток-Башлангыч” белгечләре үзләрендә исәптә торучы 10 балигъ булмаган бала белән скейт-паркта “Киләчәгебез өчен җаваплы” дигән чара үткәрелде. Саф һавада яшүсмерләр уеннарда катнашты, тизлеккә узышты, ахырдан аларга “Без спорт яратабыз” дигән буклетлар таратылды.

leninogorsk.tatarstan.ru
Китапханәчеләр Үзәк бистәсендә урнашкан “Сәйлән” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемендә булдылар. Бибилиотекарь апалары алып килгән матур китапларны күргәч балалар бик сөенделәр. Алар китапларны рәхәтләнеп карап чыктылар, укыдылар һәм соңыннан үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Ә безне, үз чиратында яшь буынның китаплар белән кызыксынуы аеруча шатландыра. Мондый акцияләр үткәрү китап укучылар санын арттырып кына калмас, безнең балаларны кешелеклерәк, белемлерәк, мәдәниятлерәк тә итәр дип өметләнәбез. 

tulachi.tatarstan.ru

Октябрь ае мәктәп китапханәсе айлыгы дип игълан ителде. Шул уңайдан Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә бик күп чаралар уздырыла.


aktanysh.tatarstan.ru
Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып–белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба.
Айдар мәдәният йортында да авыл яшьләре һәм студентлар өчен спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә уңай тәэсир итәчәгенә төшендерү; аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерүне аңлатуда зур урын бирелә. Алар өчен спотрның барлык төре кызыклы. 

tulachi.tatarstan.ru

Анда укучылар китапханәченең эше белэн таныштылар, узлэрен кызыксындырган сорауларга жавап таптылар. Ахырдан узлэрен китапханэче урынына куеп бер-берсенэ китаплар бирделэр.


tulachi.tatarstan.ru
16 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылары берлегенең А.Алиш исемендәге премия лауреаты Җәүдәт Харис улы Дәрзамановның тууына 70 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең иҗатына күзәтү үткәрелде.  Җ.Дәрзаманов төп иҗат мәйданы балалар әдәбиятын үз эченә ала. Шул уңайдан китапханәче Гөлия Шакурова балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Аннары балалар язучының "Безнең әлифба", "Күзле кычыткан", "Серле янчык", "Карурман кунаклары" дигән китапларыннан төрле елларда иҗат ителгән самими шигырьләрен, әкият - поэмаларын укыдылар, кайсыларын яттан да сөйләделәр. Җ.Дәрзамановның шигырьләре аларда зур кызыксыну уятты, алар язучының китапларын өйләренә дә яздырып алдылар.

tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International