Дәреснең максаты сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә һәм инвалидларга карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру. Дәрестә һәр укучы инвалидларга карата үзендә сабырлык, хөрмәт сыйфатлары булдыру кирәклеген аңлады.
Тәртипсезлекне булдырмау һәм аларны кисәтү, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү һәм ныгыту максатыннан башлангыч сыйныф укучыларының бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор майор Ахунова Ания Анил кызы һәм юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау бүлеге җитәкчесе Саетова Рәсимә Заһит кызы белән очрашуы булды.
17 октябрь көнне Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең III җәйге спартакиадасы булды. Мәктәбебезнең Баландыш төп мәктәбенең физкультура укытучысы Заббаров А.Ф. бадминтон буенча I урынны алды. Хезмәткәребезне чын күңелдән чираттагы җиңүе белән котлыйбыз!
29 октябрьдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан фермерлары-эшмәкәрләре белән очрашты. “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында актуаль проблемалар буенча фикер алышачаклар, дип хәбәр ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле аппараты матбугат хезмәте.