ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Яңа 2016 ел Көнчыгыш календаре буенча  Утлы (Кызыл) маймыл елы булачак. Ул безгә нәрсә китерәчәк һәм аны ничек каршы алырга кирәк.


pestreci.tatarstan.ru

26 декабрь көнне Тәтеш районының Мәдәният йорты артистлары Казан шәһәрендә узучы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар


tetushi.tatarstan.ru

Каникуллар алдыннан  Теләнче- Тамак мәктәбендә  ата-аналар җыелышы булып узды. Ул  «Воспитательный потенциал семьи. Роль народных традиций и обычаев в воспитании детей.» дигән тема астында узды. 


tukay.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре “Кулланучылар хокукларын яклау” республика мәктәп олимпиадасы призерларына  грамота һәм  бүләкләр  тапшырды. Районыбызның ике кызы республика дәрәҗәсендә яхшы нәтиҗәләргә иреште һәм  киләсе елда олимпиадада катнашуга чакыру алды.


pestreci.tatarstan.ru

Бүгеннән Татарстан скверлары һәм паркларында үзенчәлекле проект – “Сказки в городе” урам театры тамашалары башлана.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Президентының парклар һәм скверлар мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наталия Фишман шул хакта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүгеннән республика буйлап сәяхәткә 5 театраль экипаж чыгып китә. Беренче тамашалар бүген, 29 декабрьдә Казанда, Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада тәкъдим ителә. Аларда музыкантлар, цирк һәм театр артистлары чыгыш ясар дип көтелә.

Оештыручылар һәм проект авторлары сүзләренчә, әкият геройлары һич көтелмәгән урыннарда тукталачак, Татарстанның үзәк һәм район паркларында, җәяүлеләр йөри торган урамнарда кешеләргә Яңа ел кәефе бүләк итәчәк.

“Минем өчен иң мөһиме – җәмәгать киңлеген тулыландыруга мөмкинлек. Парклар булдырылды, ә аларда тормыш юк, дигән тәнкыйть сүзләрен еш ишетергә туры килә. Ниһаять, без бу тормышны булдыруга күчәбез”, – дип билгеләп үтте Наталия Фишман.

“Сказки в городе” проекты программасына Мәскәү һәм Казан режиссерлары, рассамнары һәм актерларының 3 уртак постановкасы кергән. Әлеге тамашалар Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәренә махсус әзерләнгән. 

Аерым алганда, Константин Хабенскийның ТР башкаласындагы театр студиясе актерлары һәм Мәскәү режиссеры Алексей Шавлов Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятенең заманча постановкасын, Казанның Александр Фельдман җитәкчелегендәге “Сдвиг” камера театры “А ты готов встречать Новый год?” спектаклен, Казаннның “Изуми” театры һәм режиссер Алиса Селецкая “Белая сказка” тамашасын, “Высокие братья” урам театры исә “Оле Лукойе” һәм “Куяннар шәһәрдә” спектакльләрен тәкъдим итә.

Кышкы интерактив тамашалар 20-30 минут бара. Чыгышлардан соң актерлар тамашачыларга мандариннар, баллы күчтәнәчләр, Яңа ел бәйрәм чаралары программасы язылган буклетлар таратачак. 
Сүз уңаеннан, артистлар чыгышларының тулы исемлеге www.park.tatar сайтында урнаштырылган.

“Әгәр барысы да уңышлы узып, тамаша татарстанлылар күңеленә хуш килсә, әлеге проектны республиканың үзенчәлекле традициясенә әверелдерү мөмкинлеге бар”, – диде Наталия Фишман.


pestreci.tatarstan.ru
  • Теләнче- Тамак   мәктәбендә  тормыш иминлеге нигезләре буенча районның барлык мәктәп укытучылары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен  семинар узды. 
 
 

 

 

tukay.tatarstan.ru

Узган шимбәдә, 26 нчы декабрьдә, безнең район катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Себер  укытучыларның белемен  күтәрү институты  Мәләкәс мәктәбенең физика укытучысы Зөбәрҗәт Липатововага  мактау кәгазе  юллаган .


tukay.tatarstan.ru

Бүгенге көнгә  шәхси хуҗалыкны үстерү өчен 9253 мең сумлык 43 кредит бирелгән.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

 Круглое Поле мәктәбендәКуйбышев тимер юлы станциясе филиалы белгечләре  тимер юлы   транспорты объектларыннан урлауларны, поездлар хәрәкәтенә куркыныч тудыручы хокук бозуларны кисәтү максатыннан укучылар арасында  әңгәмә  уздырдылар

 

tukay.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International