ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

24 - 26 декабрь көннәрендә җиңел атлетика манежы стадионында «Центральный» җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы команда чемпионаты һәм беренчелеге узды


tetushi.tatarstan.ru

Олы Тархан авылының урта мәктәбен тәмамлаучы Нигматуллин Ранис Россиянең Кораллы сафларында хезмәт итеп кайтты


tetushi.tatarstan.ru

Г.ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ФИЛАРМОНИЯСЕНДӘ  ТР иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында  Ләйсән Сәгыйрова  (клуб системасы) да бар, ул “Перспектива” номинациясендә билгеләп үтелде.


pestreci.tatarstan.ru

Бүген, ягъни 28 нче декабрь көнне мәктәптә "Укыту һәм тәрбия процессында сәламәтлекне саклау технологияләре" темасына педсовет үтте. Көн тәртибе буенча һәр класс җитәкчесе һәм физкультура укытучысы тәрбия буенча эшләнгән эшләргә һәм кышкы сессия вакытында ГТО нормаларын тапшыру буенча тулы анализ бирделәр. 


aktanysh.tatarstan.ru

Чарада Казан Башкарма комитеты һәм шәһәр районнары хакимиятләре вәкилләре катнашты


pestreci.tatarstan.ru

Югары Ослан районы административ комиссиясе граңжаннарны, юридик затларны, оешма һәм предприятие хуҗаларын кышкы чорда үз территорияләрен тәртипкә китерү кагыйдәләрен җиткерә.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Татарстан 2016 елгы чәчүгә орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән. Орлык запасы кирәкле күләмнең 104 процентын тәшкил итә, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында. Бу хакта «Россельхозцентр» ФДБУ ТР буенча җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин белдерде.
Рафис Хәбибуллин шулай ук орлыкларны сертификацияләү, фитосанитария мониторингын һәм орлыкларны язгы чәчүгә әзерләү чараларын үткәрергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте.


pestreci.tatarstan.ru

Кучкар

Маймыл елы – Кучкарлар өчен корыч сәламәтлек елы, авырулар сезне борчымас. Эш баскычыннан өскә менәрсез, әмма булдырдым, дип, тик утырмагыз, максатыгызга ирешкәч тә тырышырга кирәк. Ак­чагызны юкка-барга әрәм-шәрәм итмәгез, тиен сумны саклый, ди халык. Апрель-май айларында финанс тотрыклыгын сизәрсез. Ә менә ноябрь-декабрь айларында бик сак булыгыз, кирәкмәгән җирдә акча туздыруыгыз бар. Мәхәббәткә килгәндә, каршы җенес әгъзалары сезнең белән бик кызыксыначак, тик игътибарлы булыгыз: гомерлек яр дигәнегез тирән яра булып калмагае. Тулаем алганда, 2016 ел сезнең өчен бик уңышлы булачак.

Үгезбозау
Җәй айларында иммунитетыгызны кайгыртыгыз, шулай ук чыныга башлагыз. Эшегезне алыштырасыгыз килмәсә, телегезне тыярга өйрәнегез, җитәкчегез белән телгә килүегез ихтимал. Лотерея уйнагыз! Маймыл елында йолдызлар сезгә көтелмәгән җирдән зур матди керем вәгъдә итә. Беренче урында гаиләгез торырга тиеш. Әгәр аны югалтырга теләмәсәгез, башка бөтен нәрсә арткы планга күчсен. Әгәр ялгыз икәнсез, бу озакка түгел: инде яз айларында ук үзегезнең икенче яртыгызны очрату ихтимал. Иң мөһиме – бәхетегезне куркытмагыз, икенче очракны шактый озак көтәргә туры килүе бар.

Игезәкләр
Сәламәтлегегез өчен борчыл­масагыз да була, хәтта хроник авыруларыгызны да онытып торачаксыз. Тәмәке тартучылар­га бу гадәтләрен ташларга киңәш ителә, үкенмәссез. Карьера баскычыннан да шактый уңышлы күтәрелерсез, идеяләрегез шактый гына акча да китерер. Иң мөһиме – вакытында дәшми калу һәм сораганда җавап бирү. Мәхәббәт сорауларына килгәндә, сез һәрвакыттагыча игътибар үзәгендә. Әгәр ял­гыз икәнсез, 2016 елда чын мәхәббәтегезне һичшиксез очратачаксыз. Бу июль-август айларында булачак.

Кысла
Яз-җәй айларында бераз сәламәтлегегез какшап китәргә мөмкин, шуңа күрә үзегезгә карата игътибарлы булыгыз. Витаминнар ашагыз, нервыларыгызны саклагыз. Киләсе елда эштә барысын да яңабаштан башлагыз, үз дигәнегезгә ирешерсез. Акчага кытлык булмас, керемнәрегез арта барыр, тик юкка-барга туздырмагыз. Шәхси тормышта, кызганычка, әллә ни үзгәрешләр көтелми. Тик өметне өзмәскә кирәк.

Арыслан
Үзегезне ел дәвамында бик әйбәт хис итәрсез, шулай да артыгын кыланмагыз. Яз уртасында бераз хәлсезләнеп китүегез бар. Эштә барысы да җайлы гына барачак. Акча мәсьәләсендә дә тотрыклылык. Мәхәббәт фронтында сезне уңыш һәм җиңүләр көтә.

Кыз
2016 елда сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз! Эштә бернәрсә дә үзеннән-үзе килеп чыкмаячак, бик каты тырышырга туры киләчәк. Шул киңәшкә колак салсагыз, уңыш юлдашыгыз булыр. Фатир, машина кебек зур әйберләр сатып алырга мөмкинлек туар. Үз парыгыз белән кавышу ихтималы бик зур. Тик вакланмагыз, сайлана төшегез. Гаиләле Кызларның тормышында барысы да яхшы булыр, бер-берегезне хөрмәт итәргә генә өйрәнегез.

Үлчәү
Киләсе ел – хыялларның чынга ашу елы. 2015 елда эшләнгән эшләр ­позитив нәтиҗәләрен бирер. Баш әйләндергеч карь­ера үсеше көтә сезне. Финанс мәсьәләсендә дә борчылыр урын юк. Бер көтмәгәндә гомерлек мәхәббәтегезне очратуыгыз бар. Бу очрашу февраль-март, июнь яки ноябрь айларында булыр, мөгаен.

Чаян
Үзегездә таулар күчерерлек көч сизәрсез. Тик артыгын кыланып ташламагыз, сәламәтлегегезне какшатырга мөмкинсез. Эштә әллә ни үзгәрешләр көтелми, быел сезгә күләгәдәрәк калып тору уңайлырак. Акчагызны саграк тотыгыз. Ә менә гыйшык-мыйшык мәсьәләсендә ел бик уңышлы булачак. Гаилә кору өчен бөтен шанслар бар. Яз, көз һәм кыш башы – яңа танышулар өчен кулай вакыт, ә менә җәй айларында җитди мөнәсәбәтләр корырга ашыкмагыз.

Укчы
Спорт белән шөгыльләнегез, сәламәт тор­мыш образы алып барырга тырышыгыз. Үҗәтлегегезгә көнләшергә генә мөмкин: уз­ган ел буе күрсәткән тырышлыгыгыз 2016 елда нәтиҗәләрен бирер. Бераз ял итеп алырга да була. Акча туплый башлау өчен менә дигән вакыт. 2016 елда бераз экономияләү киләсе елда шактый керем бирер. Шәхси тормышка килгәндә, гел мөнәсәбәтләр ачыклыйсыгыз килеп торыр, сөйгән ярыгызга карата игътибарлырак булыгыз.

Кәҗәмөгез
Эштә бер баскычка үсүегез ихтимал. Тик апрель-май, июнь-июль айларында ерак сә­фәрләрдән тыелып торыгыз. Акча ничек керә, шулай чыгып китә, карак­лардан саграк булыгыз. Әгәр яраткан кешегез бар икән, саклагыз һәм кадерен белегез: яңа танышулар әллә ни шатлык китермәс.

Сукояр
2016 елда беренче чиратта сез игътибар итәргә тиешле әйбер ул – сәламәтлек. Эштә барысы да яхшы. Әгәр җитәкче урынын тәкъдим итсәләр, төптән уйлагыз: мондый җаваплылык сезгә кирәкме? ­Көчегез җитәрме? Тотрыклылык – сезнең йолдызлыкның девизы. Тик бөтен ялтыраган әйбергә ымсынмагыз, акчагызны гына туздыруыгыз бар. Өйләнгән һәм кияүдә булган Сукоярларга төп киңәш: маҗаралар эзләмәгез, янда булганны кадерләгез. Буйдаклар үз бәхетен сынап карый ала, 2016 елда гаилә кору ихтималы зур.

Балык
Ел башында бөтен нәрсә сезгә каршы кебек тоелыр. Арыганлык, кәефсезлек сизәрсез. Яз килү белән, кәефегез дә, хәлегез дә әйбәтләнер. Ә инде ел дәвамында үзегезне судагы балык кебек хис итәрсез, барысы да сез теләгәнчә, җайлы гына барыр. Тик акча тотарга өйрәнергә кирәк. Ни дә булса сатып алыр алдыннан кат-кат уйлагыз: ул сезгә кирәкме? Яңа танышулар булырга мөмкин. Алар шундый уңышлы булачак ки, сез хәтта үз уңышыгызга үзегез дә ышанмаячаксыз. Моны элеккеге кайгыруларыгыз өчен бүләк дип кабул итегез.


pestreci.tatarstan.ru

Теләнче- Тамак  терләкләндерү мәктәбенә елдагыча  Яр Чаллы шәһәр  суды   вәкилләре Рамиль Рафис улы Галиуллин һәм Ринат Галлямутдин улы  Гайфутдинов килде,алар шулай ук бу мәктәпнең даими   спонсорлары да булып торалар


tukay.tatarstan.ru

Хөрмәтле питрәчлеләр!

Барыбызның да иң яраткан   бәйрәме – Яңа ел  якынлашып килә. Бу искиткеч бәйрәмне  һәркем зур өметләр, шатлыклар белән каршы ала.

Шул уңайдан сезне ихлас күңелдән  Яңа ел  белән тәбрик итәм! Бу бәйрәм  һәрберебез тормышында аерым  урын алып тора. Ул гомер-гомергә халык традицияләренең ныклыгын һәм какшамаслыгын гәүдәләндерә, шул ук вакытта тормышның яңа дәвере алды булып тора. Шуңа да Яңа елда башкарган эшләргә йомгак ясыйлар һәм киләчәккә планнар коралар.

Үтеп баручы 2015 ел район өчен уңышлы ел булды. Без  илебезнең һәрбер гражданы өчен мөһим булган  бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы билгеләп үттек. Питрәчлеләр өчен   районның 85 еллык юбилее зур вакыйга  булды. Парклар һәм скверлар елында безнең районда  ике искиткеч парк төзелде: Җиңү паркы һәм Яшь өйләнешүчеләр паркы. Район төзелеш   буенча планны арттырып үтәде, социаль объектлар  төзелде, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре,  юллар салынды.

Барыгызны да Яңа ел  белән тәбрик итәм! Яңа тормыш чаткылары алып килгән  бәйрәм безгә уй-ниятләребезне тормышка ашыруда көч бирсен. Һәрбер гаиләдә тынычлык, иминлек, үзара аңлашу булсын. Барчагызга да нык сәламәтлек,  уңышлар, бәхет, муллык телим.

Эдуард Дияров,

Питрәч муниципаль район башлыгы – район Советы рәисе


pestreci.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International