Инде берничә көннән 2015 нче ел белән хушлашабыз. Традицион рәвештә, Олы Нырсы урта мәктәбендә бүген, 26 нчы декабрь көнне, укучыларның чыршы бәйрәменә багышланган чаралары уздырыла. Бу чарага һәр сыйныф үзенең театральләштерелгән музыкаль чыгышлар әзерләде. Тиздән мәктәбебезгә Кыш бабай белән Кар кызы килүе көтелә. Яңа 2016 нчы ел барчабызга да зур иҗади һәм фәнни уңышлар, саулык сәламәтлек алып килсен иде дигән теләктә калабыз.
24 декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә эвакуацион чара узды. Мәктәп директоры Сафин А.С, хезмәтне саклау буенча җаваплы Газизуллин Р.А. барлык укытучыларга, техник хезмәткәрләргә һәм укучыларга инструктаж үткәрде. Инструктаж түбәндәге мәсьәләләрне яктыртты: пожар куркынычсызлыгы, террористик актлар куркынычсызлыгы, пиротехниканы кулланмаска кирәклеген искәртү, Яңа ел яллары һәм бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре. Укучылар каникулларын файдалы һәм хәвефсез үткәрерләр дигән өметтә калабыз.
Шилнебаш авылы "Маска" халык театры каршында шөгелләнүче балалар авылы китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә Г.Х.Андерсена «Дюймовочка» « » әкияте сәхнәләштерелде.
4 гыйнвар көнне хоккей уеннарының Боерган авыл җирлеге Кубогына беренчелеге үткәреләчәк
Хәзер урамнарыбызда муенсалар таккан зифа яшел чибәркәйләрне, җем-җеп итеп торучы бина фасадларын, фонарь баганаларындагы гирляндалар һәм башка күп кенә бизәлешне күрергә мөмкин.
Түбән Ушмы авылында яшәүче Арсланова Сәкинә Рахматулла кызына 90 яшь тулды.
Бүген район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдиновның оешма һәм предприятие башлыклары белән берлектә агымдагы елның соңгы “эшлекле дүшәмбесе” булып узды.
2015 елның 27 декабрендә үзара салым җыю буенча 19 авыл җирлегендә җирле референдум үткәрелде.
Вахита Гафуров урамындагы 34 йорт каршыдагы ....
2015 елның 26 нчы декабрендә Ләке авыл җирлегендә сигез елга беренче тапкыр тантаналы рәвештә яшьләрнең никахы теркәлде.