ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәме уңаеннан бал-маскарадлар тәмамлануга кышкы каникуллар башлана. Быел алар 28 декабрьдән10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.  11  гыйнваьдән оң озын  чирек башланачак


tukay.tatarstan.ru
Мәктәбебез укытучылары hәм хезмәткәрләре бөтен фантазияләрен эшкә жигеп, Яңа елга искиткеч матур сыннар ясадылар.

muslumovo.tatarstan.ru

Иске Кәшер авыл җирлегендә 2016 елны каршы алу хәзерлеге бара: авыл клублары, мәктәп һәм балалар бакчасы, шәхси кибетләр кардан сыннар ясыйлар, бизәү, матурлау эшләре белән мәшгульләр.


sarmanovo.tatarstan.ru

Иске Шәйморза урта мәктәбендә биология атналыгы узды


drogganoye.tatarstan.ru

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 29 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.


drogganoye.tatarstan.ru

Апастагы Үзәк ял паркында узган Яңа ел чыршысын ачу тантанасында булып, бәйрәмгә тамаша кылган һәр апаслы нәкъ шундый тәэсирләр белән кайткандыр, мөгаен. Чыннан да Апасыбыз күрке булган Үзәк ял паркында урын алган гаҗәеп зәвыклы итеп бизәлгән чыршыга гаҗәпләнеп сокланмый мөмкин түгел бит, дуслар! 


apastovo.tatarstan.ru

Свияжский бистәсендә туып-үскән Хисамов Илназ Илмир улы белән Яшел Үзән шәһәрендә туып-үскән Җәләлетдинова Эльза Илгизәр кызы никахлашып гаилә кордылар. Яшьләр Апасыбызда яшәячәкләр. Илназ Дәвеш ял-сәламәтләндерү Үзәгендә медбрат һәм массажист булып эшли. Эльза – белгечлеге буенча бухгалтер. Яшьләргә тигез мәхәббәт, бәхет телибез!


apastovo.tatarstan.ru

Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Апаста кар явачак, җиңелчә буран чыгуы да ихтимал. Температура –5, –4 градусны тәшкил итәчәк. Мондый һава торышы иртәгә дә саклана. Юлларда урыны белән бозлавык, кар көртләре хасил булырга мөмкин. Дуслар, сак булыгыз!


apastovo.tatarstan.ru

Балтач районының Норма һәм Кариле авылы урамнарында Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән кешеләр өйләргә кереп, бүләк сатып йөргән. Аларның кемнәр булуын танучы булмаган. 


apastovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International