Спорт сөюче укытучылар өчен 30-40 тапкыр отжимание ясау берни түгел. 30 градус ачы салкында җилгә каршы чаңгыда җилдерү дә чүп кенә икән. Әнә, зал уртасында ике гүзәл ханымның аркан тартышканын күрегез тагын... Егылсалар да сикереп торалар, икенче көнгә тәннәре авыртачагын да уйлап тормыйлар. Максат бер: көндәшне җиңәргә!
Әлки районы Базарлы Матак бистәсендә узган Республика Беренчелегендә Милена Зиннурова Татарстан чемпионкасы булган.
ЧИРМЕШӘН МӘЧЕТЕНДӘ БӨТЕНДӨНЬЯ ХИҖАП КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ЧАРА ҮТТЕ.
Кырындының иң өлкән кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны Мөнәвәрә апа ЯХИНА бүген 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
29 гыйнвар көнне Көек авылында район мәдәният бүлеге тарафыннан автоклуб берлегендә концерт чарасы үтте. Авыл халкы бик теләп әлеге чарада ял итеп кайтты. Моңлы сандугачларыбыз:Ләйсәрә Шәйхелмарданова, Айсылу Әсхәдуллина, Ирек Хәкимуллин, Раил Нигъмәҗанов исемле егет-кызларыбыз матур җырлары белән халыкны кондәлек мәшакатьләреннән арындырды. Районыбызның хөрмәтле кешесе-шагыйрәбез Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллинаның шигырьләре исә күңелләргә сихәт, җан азыгы булды. Халык чарадан бик канәгать калды.
Иж-Бубый мәчете имам-хатибы Котдус хәзрәт СӘЛӘХИЕВны башка мәхәлләләргә, Әгерҗе, Ижауга дини мәҗлесләргә дә еш чакыралар. “Аның вәгазьләрен тыңлаган саен тыңлыйсы килә“, диләр кардәшләребез олы хөрмәт белән.
Кадет-интернат мәктәбе укучылары Роман Миронов һәм Минсабир Мәссаров тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яуладылар.
Шәһәр урамнарыннан тәүлек саен уртача 1 мең кубометрдан артык кар чыгарыла.
2 февраль – Хәрби дан көне... Сталинградны саклаган 200 көн тарихка иң канкойгыч көннәрнең берсе булып кереп калган. 1943нче елның 31 гыйнварында Сталинградта немец гаскәрләрен җитәкләгән Ф.Паулюс пленга алынган.
Татарстанның муниципаль районнары арасында “Иң матур бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Беренче урында Әлмәт районы, икенче урында – Зәй, өченче урында – Бөгелмә муниципаль районы.
Бәйгене ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советы оештырды. Аның шарты буенча чыршы гына түгел, тирә –як территория, аларның утлар белән бизәлеше, кардан, боздан ясалган сыннар, бәйрәм кәефен яңача һәм оргиналь алымнар кулланып булдыруга юнәлдерелгән чаралар бәяләнде. Болардан тыш, халыкта әлеге ял һәм күңел ачу үзәгенең никадәрле популяр булуы интерактив сорашу ярдәмендә ачыкланды.
Бәйгенең приз фонды 5 млн 250 мең сум. Беренче урын өчен -1 млн. сум, икенче урын өчен -500 мең сум, өченче урын өчен -250 мең сум.