30 гыйнвар көнне Уразай мәдәният йортында "Нур" хуҗалыгының 2015 елда эшләгән эшләренә отчет җыелышы булып үтте.
Бүген, 2 февральдә Россиядә Хәрби дан – Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Быел Сталинград сугышында җиңүгә 73 ел тулды. Тик, кызганычка каршы, Нурлатта әлеге датаны билгеләп үтүчеләр арасында Сталинград сугышының тере шаһитлары гына юк, Сталинград бәрелешләрендә катнашкан соңгы сугыш ветераны гыйнвар аенда вафат булган.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина, башлангыч сыйныф укучылары өчен, “Русиянең хәрби дан көне” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
30 январь көнне Саба район балалар китапханәсендә гимназиянең 4 «г» сыйныф укучылары (укытучылары Ибрагимова А.Г.) өчен “Андерсенның тылсымлы дөньясы” исемле әдәби сәгать үткәрелде.
Татарстан республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппараты каршында Эксперт Советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары А. Песошин, вәкаләтле вәкил С.Сабурская, Конституцион суд рәисе Ф. Хөснетдинов һәм юстиция министры Л.Глухова катнашты.
Утырышта муниципаль районнарның иң яхшы иҗтимагый ярдәмчеләрен билгеләделәр. Алар арасында бөгелмәле Нина Моисеева да бар. Аңа рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Әгерҗелеләр бик тиздән “Авангард“ кинотеатрының заманча залында яңа фильмнарның премьераларын чыккан көнендә үк карый алачаклар. Шунысы аеруча кызыклы, яңа фильмнарны 3D форматында махсус күзлек киеп карау мөмкинлеге дә булачак.
1 февраль көнне Көек авыл мәдәният йортында районыбызның җаваплы кешеләре белән берлектә 2015 елга йомгаклау җыелышы булып узды. Районыбыздан Авыл Советы рәисе Илдар Габдрахманов, бир мөлкәте мөнәсәбәте мәсьәләләре буенча җитәкчесе Фәнил Ибнеев һәм Авыл Советы рәисе урынбасары Рания ханым катнашты.
Көек авылыннан барлыгы 35 кеше катнашты. Биредә 2015 елда үтәлгән эшләр, нәтиҗәләр, халыкка күрсәтелгән хезмәтләр буенча йомгак ясалды. Район күләмендә иң күп сөт җыючы буларак әлеге авылның шәхси эшмәкәре Рәис Садыйков аталды. Киләчәктә авыл урамына асфальт салыначак дип вәгъдә итте җитәкчеләребез.Авылдагы тормышны яхшырту максатыннан киләчәктә яңа урам ачу, яшьләргә йорт салу өчен менә дигән мөмкинлек булачак дип ассызыкланды.