20 февраль көнне Татар Суыксу авыл җирлегендә "РСФСРның атказанган врачы" Исламова Зифа Гаяз кызы истәлегенә "Россия чаңгы юллары" кысаларында чаңгы ярышы үткәрелә.
16 февраль көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Муса Җәлил һәм балалар" дигән иртә үтте.
14февраль көнне Яңа Әлем мәдәният йортында үзара салым референдумы уздырылды. Референдумга 83,4% халык катнашты,80,1 % халык ризалыгын белдерде.
13 февраль көнне Яңа Әлем мәдәният йортында "Изге Вәли көненә" багышлап уенлы дискотека утте. Чарада яшьләрне гашыйклар көне белән котлап төрле бәйгеләр оештырылды. Яшьләр бик теләп катнаштылар, җиңүче пар бүләкләр белән бүләкләнделәр.
2 нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Николай Иванов (җитәкчесе Илнар Муллин) “Мәгариф һәм информатика” нәшрияте үткәргән “Мәктәптә информатика” журналының Х Бөтенроссия конкурсында Фото-2016 “Цифрлы фотографияләр” номинациясендә җиңүче булды. Җиңүченең эшләре 2016 елның беренче яртысында “Мәктәптә информатика” журналының тышлыгында басылачак.
“Иминлек һәм элемтә” XX Форумы кысаларында агымдагы елның 26 февралендә “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2016” VIII республика конкурсы уздырыла. Анда оешманың хезмәтне саклау службасы җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләре катнаша ала. Бер оешмадан катнашучылар саны чикләнмәгән.