13 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәре татар мәдәнияте үзәге дүртенче мәртәбә «Зәйтүнә» республикакүләм мәнәҗәтләр әйтү милли фестивален уздыра. Әлеге бәйге, татар халкы гореф-гадәтләрен популярлаштыру, мөселманнар арасында татулыкны ныгыту һәм экстремизм күренешләренә каршы тору, традицион Хәнәфи мәзхәбенә дәгъват кылу максатыннан үткәрелә. Бәйгедә катнашырга телүчеләрдән гаризалар 10 мартка кадәр кабул ителә. Конкурста балалар 7 яшьтән алып катнаша ала, өлкәннәрнең яше чикләнмәгән. Бәйге ике номинациядә үтә: “Ялгыз башкаручылар”, “Ансамбльләр”. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Гаризаларны riad-rafis@mail.ru электрон адресына юлларга мөмкин. Элемтә өчен телефон: 8 937 577 37 24 яки 4-16-98 (Бөгелмә үзәк мәчете).
15 февраль көнне шагыйребез Муса Җәлил тууына 110 ел уңаеннан Казаклар авыл китапханәсе “Карлыгач” балалар бакчасы белән берлектә “Муса абый- балаларның якын дусты” дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрделәр. Балалар бу кичәгә бик теләп катнаштылар. Кичәне тәрбияче Сафина Рәмзия Ринат кызы шагыйребезнең тормыш юлы белән таныштырудан башланып җибәлде. Аннан сон Муса Җәлилгә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырдылар, шигырьләрен укып анализ ясадылар, ”Кызыл ромашкалар”шигыренә рәсем ясау белән дәвам иттеләр.
Кичәне Муса Җәлилнең “Җырларым” ,”Сәгать”, “Салют сиңа Муса Җәлил” җырларын тыңлап тәмамладылар.
11 нче Февраль көнне Көек китапханәсендә шагыйрь-язучы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә карата әдәби кичә үткәрелде. Биредә укучылар белән оештырылган кичәдә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, китапларына карата зур хөрмзт хисе тагын бер кат ассызыкланды. Башваткыч, “Кызыл ромашка таҗлары” формасында үткәрелгән уеннар балаларга бик ошады.
Шулай ук бу көнне эфганчыларыбыз хөрмәтенә дә балаларга әдәби чыганаклардан мәгълүмат бирелде. Балалар күргәзмәләр белән танышты, яна фикерләр белән кайтып киттеләр.
2016 елның 16 февралендә район башкарма комитетының никахлар теркәү залында, тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
Индексация үткәргәннән соң, билгеләнгән түләүләрне дә исәпкә алып, Чирмешән районында, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 11377 сум тәшкил итә.
Хокукларың һәм бурычларың турында ни беләсең?
М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра
16 февральдә Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә “Книгини” клубының чираттагы утырышы үтте. Ул герой-шагыйрь Муса Җәлилнең юбилеена багышланды. Китапханәче Е.Димитриева шагыйрьнең балалык еллары һәм иҗаты турында сөйләде
МБОУ «Тәтеш шәһәренең уку комбинаты» укучылары ярдәмендә "Балык музее" өчен декор элементлары ясала