ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Зәй политехник колледжында 81 студентка тантаналы төстә һөнәри белгечлек алулары турында дипломнар тапшырылды. Шуларның 19ы - тракторист-машинист, 16сы - авыл хуҗалыгы өлкәсе җитештерү остасы, 24е - эретеп ябыштыручы, 22се - пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерүчеләр.


zainsk.tatarstan.ru

6 февраль көнне Көек китапханәсендә авыл халкы белән уен-кичә үткәрелде. Күңел ачып уеннар белән мавыккан арада, авылның өлкән буыннары белән бергә яшьләребездә домино өстәл уенында үз осталыкларын күрсәтте!


baltasi.tatarstan.ru

Тоншерма авылының мәктәбендә Оборона-массакүләм, патриотик һәм спорт эше айлыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелә


tetushi.tatarstan.ru

Игътибар, "Созвездие-Йолдызлык-2016" район фестиваленең Гала-концерты 16 март көнне Тәтеш районының Мәдәният йортында узачак


tetushi.tatarstan.ru

Безнең "Кояшкай" ("Солнышко") балалар бакчасында урта төркем балалары белән берлектә "Без – кышлаучы кошларның дуслары" дип исемләнгән проект өстендә эшләдек. Узган елгы нәтиҗәләрдән үк күренгәнчә, бу проект балаларда кышкы табигатьне, анда яшәүче кошларны танып-белүгә өйрәтә. Балаларда бездә кышлаучы кошларга карата кайгыртучанлык хисләре уята.


vysokaya-gora.tatarstan.ru

Кешеләр турында сүзләрдән  бигрәк аларның эшләре, кылган гамәлләре сөйли, ди борынгылар. Язмамның герое да   үз гомерен  яраткан эшенә, халкына багышлаган намуслы шәхес –  Гыйбадуллин Ренат Вилдан улы. Язмыш аны  кендек каны тамган туган җиренә ныклап торып бәйләп куйган. Ул үзебезнең як кешесе –  Биектау районының Зур Көек авылында туып үскән.


vysokaya-gora.tatarstan.ru

“Игелек – ул кешеләргә якты күңел белән карау, башкаларга игелек эшләү”. Шушындый девзис астында Ташкирмән авылы мәктәбенең 6 сыйныфында класс сәгате узды. Аны И.В. Сидорова үткәрде.


laishevo.tatarstan.ru

Ветераннар (пенсионерлар) арасында "Өченче яшь" дип исемләнгән күңелле стартлар узды. 


almetyevsk.tatarstan.ru

Федоровка авылының мәктәбендә сугышчы – интернационалистларны искә алу, Совет гаскәрләрен Әфганнан чыгару көннәренә багышланган әңгәмәләр үткәрелә


tetushi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International