ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Введенка Бистәсе мәктәбендә “Ел укучысы – 2016” дигән укучылар арасындагы конкурс үткәрелде. Аның 1 нче этабына 11 мәктәптән 13 укучының портфолиосы җибәрелгән иде. Бу конкурсның төп максаты – иң яхшы укучыларны барлау, класстан тыш эшләрдә актив катнашучыларны, һәм шәхси күрсәткечләре булган укучыларны билгеләү.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

9 май көнне Олы Тормы авыл җирлегендә Җиңү көнен бик күркәм итеп билгеләп үттеләр


tetushi.tatarstan.ru

Иске Байларда быел Җиңү митингы яңа куелган мемориаль такта янында үтте


tukay.tatarstan.ru

7 май көнне мәктәп күләмендә укучыларның җиңел атлетика буенча спартакиадасы үтте. Спартакиада да барлык укучылар да актив катнашты.


aktanysh.tatarstan.ru

Мәктәптә 6 майдан “Ел укучысы-2016” традицион бәйгесе башланып китте. Бәйге 4 турдан тора: портфолиолар ярышы, "Интеллектуаль марафон", "Самопрезентация", "Мастер класс". Укучыларга уңышлар теләп калабыз.


aktanysh.tatarstan.ru

Язгы кыр эшләренең иң кызган мәле. Чәчелгән басу-кырларның мәйданнары арта бара. Әлегә орлыклар җир куенына иңдерелә генә, озак та үтмәс, кап-кара булып җәйрәп яткан басуларда беренче шытымнар баш калкытыр.  Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үз алларына төгәл максатлар куеп, шушы берничә көн эчендә төп чәчү эшләрен тәмамларга тырышалар. Әмма язгы һава торышына алдан “заказ” биреп куеп булмый шул. Әнә, тукайлылар да безне, бу арада яңгырлар явып, эшне бераз тоткарлады дип каршы алдылар. Һәр эшнең үз вакыты, ә кыр эшләре иртәгә калдырганны яратмый. Шуңа күрә тукайлыларның да ник борчылганнарын аңлап була.


kukmor.tatarstan.ru

Химия - биология укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашу максатыннан гимназиядә мастер-класс күрсәттеләр. Аскарова Рәмилә химия фәненнән   чыгыш ясады.


aktanysh.tatarstan.ru
9 май  көнне Иске Абдул авылында узган бәйрәм чарасыннан соң, авылдашлар «Гиндукуш» хәрби дан музеенда Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган«Моабит дәфтәрләре» күргәзмәсендә булдылар
 

 

 

tukay.tatarstan.ru

“Ялкын”да Миннемулла Фәхретдинов истәлегенә традицион татарча көрәш буенча ярыш үткәрелде. Үз үлчәү авырлыкларында Антон Ишинбаев (Нырья), Закир Сабирҗанов (Аш-Буҗи), Инсаф Сабирҗанов (Байлангар), Павел Филипов (Нырья), Инсаф Садыйков (Манзарас), Самат Шакировлар (Байлангар) шулай ук Саба, Мамадыш районыннан килгән көрәшчеләр дә беренче урынга лаек булдылар.


kukmor.tatarstan.ru

Олыяз җирлегенең иллеләп тыл ветераны мәктәп каршындагы Мәңгелек ут каршында театральләштерелгән тамашаны манзара кылдылар.
“Урал” хуҗалыгы тагын да киңәйгән -  Кукмараның икенче башына – Вятка Аланына кадәр “үскән” икән. Хуҗалык рәисе Газинур Хәбибрахманов  алай да вакыт табып ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен җиткерергә өлгерде.


kukmor.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International