Әти-әниләр игътибарына!
“Нараткай” җәйге сәламәтләндерү лагере быел өч сменада эшләячәк. Аңа заявкалар 10 майда кабул ителә башлады (район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, 1 кат, актлар залы). Белешмәләр өчен телефон 2-70-22.
Җәмгыятьнең нигезе-гаилә. Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә “гаилә нигезләре”-дип аталган курслар укытыла башлаячак. 5 нче май көнне 7 нче класс укучылары белән “ Гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.
18 май көнне сәгать 9.00дә Актаныш муниципаль районында Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан буенча вәкиле район Советы Аппараты җитәкчесе кабинетында (Актаныш авылы, Ленин пр., 17 йорт адресы буенча) гражданнарны, эшмәкәрләрне кабул итә.
“Олимп” боз сараенда 2000-2001 елгы командалар арасында “Җиңү Кубогы”на хоккей турниры узды. Ярышта Арча, Байлар Сабасы, Кукмара командалары катнашты. Турнир “Орион” командасының ата-аналар комитеты тарафыннан оештырылды. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Байлар Сабасының “Тимерхан”, 2 урынны Кукмараның “Орион”, 3 урынны Арчаның “Арча” командасы алды.
Әти-әниләр игътибарына!
“Нараткай” җәйге сәламәтләндерү лагере быел өч сменада эшләячәк. Аңа заявкалар 10 майда кабул ителә башлады (район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, 1 кат, актлар залы). Белешмәләр өчен телефон 2-70-22.
Купка авылы китапханәчесе Рахилә Йөзмөхәммәтова башлангыч сыйныф укучылары белән бергәлектә сугыш ветераны Әхмәдулла Шәфигуллин белән очрашты. Ветеран укучыларга үзенең үткән тормышын, сугыш чоры истәлекләрен сөйләде. Балалар ветеранга сугыш темасына багышланган шигырьләр сөйләп, җырлар башкардылар.
7 май көнне Иске Богады авылы үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг булып үтте. Һәйкәл янына барлык авыл халкы җыелган иде. Сугыш һәм тыл ветераннарына урын түрдән бирелде. Бәйрәм, укучыларыбыз һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр катнашындагы концерт номерлары белән үрелеп барды.
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 класс укучысы Салихов Илнур инглиз теле буенча Халыкара телләр конкурсында икенче урын алды. Илнурны һәм аның укытучысы Т.М.Вазетдинованы котлыйбыз.
11 май көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 класс укучылары рус теленнән бөтенрәсәй тикшерү эшләрендә катнаштылар. Алар диктант яздылар һәм текст эчтәлеге буенча грамматик биремнәр эшләделәр.Укучыларга киләсе тикшерү эшләрендә уңышлар телибез.