Кукмара үзәк китапханәнең китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы яшьләр һәм аларның ата-аналары өчен гаилә көненә багышланган “Тепло дружной семьи” исемле тематик сәгать үткәрде.
Ташкирмән авылы мәктәбенең 2 сыйныф укучылары класс сәгатендә “Минем гаиләм” темасына проектларын якладылар. Алар үзләренең гаиләләре , гаилә традицияләре, гаиләләренең барлыкка килү тарихы турында сөйләде
СПИД — бик авыр икътисади проблема!
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Күкчә авылы китапханәсендә «Җиңү безгә җиңел бирелмәде» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнеп куелды. Күргәзмәгә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган китаплар куелды.
2016 елның 12 нче май көнендэ Түбән Саурыш авылында яшәүче Бөел Ватан сугышы ветераны Шәрипов Муса Шәрип улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Муса абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы, район hәм авыл җирлеге ветераннар советы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Муса абый 40 елдан артык колхозда тракторда эшләгән. Куйган хезмәте өчен орден белән бүләкләнгән.
Юбилярыбыз бугенге көндә малае Таhир, килене Миннегаләм гаиләсендә, оныклары, оныкчыклары арасында матур, тыныч картлык кичерә.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Анда ветераннар һәм сугыш чоры балалары чакырылды. Алар өчен митингтан соң концерт куелды,чәй табыны әзерләнде, бүләкләр тапшырылды.