Олы Нырсы урта мәктәбенең укучылары мәктәп территориясен яшелләндерүдә үз өлешләрен кертәләр. Укучылар мәктәп ишегалдындагы түтәлләргә чәчәк үсентеләрен күчереп утырттылар. Үсентеләрне балалар класста үзләре үстерделәр. Тиздән мәктәп яшеллеккә күмелер һәм балалар утырткан чәчәкләр тирә-юньгә ямь биреп торырлар.
Бу очрашуга оешманың даими әгъзаларыннан тыш хатын-кызлар проблемаларына, милли тәрбия, борынгыдан килгән гореф –гадәтләребезне саклап калу мәсьәләләренә битараф булмаган хатын- кызлар чакырылды. Монда “Ак калфак” оешмасының алда торган бурычлары билгеләнде, гаилә кору, бала тәрбияләү буенча белгечләр киңәшләрен, гореф-гадәтләрне, йолаларны үз эченә алган “Тәрбия баскычлары” дигән презентация күрсәтелде, “Ак калфак! Сихри нурың ахак!” , “Халкыбызның милли җәүһәрләре” дип исемләнгән китап һәм журналлардан торган күргәзмәләр күрсәтелде.
11нче май көнне Олы Мишә урта мәктәбендә мәктәп приказына таянып, план нигезендә “Балаларны саклау көне” үткәрелде. План буенча эвакуация тренировкасы, ПДД буенча сыйныф сәгатьләре, ГО буенча ОБЖ дәресләре, укучылар белән әңгәмәләр уздырылды.
Тревога сигналы буенча барлык укучылар һәм укытучылар коллективы, техник хезмәткәрләр мәктәп бинасыннан чыктылар. Мәктәп директоры А.С. Сафин укучыларның бердәм, тиз эш итүләрен кагыйдәләрнең дөрес үтәлүен билгеләп үтте. Гадәттән тыш хәлләр
килеп чыкканда паникага бирелмәү,тиз һәм тәртип белән эш итү иң мөһиме.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
12 май конне «Сарман» кинотеатрында культура булеге хезмэткэрлэренэ, аграр колледж укучыларына хэм укытучыларына экраннарга яна тошерелгэн режиссеры Кира Ангелина булган «72 часа» дип исемлэнгэн кинофильм, Элмэт гомум белем биру мэктэбендэ укучыларга Боек Жину коненэ багышланган «Про Петра и Павла» исемле кинофильм курсэтелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: сабан культуралары 1317,6 мең гектар мәйданда чәчелде – узган елга караганда 267,8 мең гектарга күбрәк
Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.
Һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар куелды. Соңыннан мәдәният йортында “Җинү юллары буйлап ” дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде. Шулай ук “Дәһшәтле еллар иде” исеме астында китап күргәзмәсе дә төзелде.
Бәйрәмдә авылыбызның өлкәннәре урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм тамашасын карап, истәлекләр яңартып утырдылар. Шул ук көнне мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре Төрек-Тәмте авылы сугыш һәм тыл ветераннарына да бәйрәм тамашасы үткәрделәр.