ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Башкалабызда "Үлемсез полк" акциясе узды. Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда узган әлеге чарада 45 меңгә якын кеше катнашты.


vysokaya-gora.tatarstan.ru

Кукмара районының үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим үзәк китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәчеләр китапханә эше буенча тәҗрибә уртаклаштылар.


muslumovo.tatarstan.ru

7 май көнне, сәгать 13:00 да Карт авылында сугышта хәлак булган авылдашларга куелган hәйкәл  янында Бөек Җиңунең 71 еллыгына багышланган митинг булды.


aktanysh.tatarstan.ru

11 май көнне  Пучы авылында гомер итүче тыл ветераны Таҗиева Фәйдә Таҗи кызы үзенең гомер бәйрәмен  - 95 яшен каршылады.

 


aktanysh.tatarstan.ru

Татарстан синпотиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава. Вакыты белән яшенле яңгыр, төнлә боз явуы ихтимал. Кайбер районнарда көчле яңгырлар көтелә.
Төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчышка күчүчән көчле җил, төнлә һәм иртән урыны белән җилнең тизлеге 20-25 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин, көндез - 15-20 м/с.
Төнлә республикада 3-8 градус җылы, көндез 9-14 градуска кадәр җылытачак.
Казанда төнлә 7 градуска кадәр җылы, көндез температура 14 градуска кадәр күтәреләчәк.
14 май төнендә республикада болытлы, температура 1 градус җылы гына тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.


bugulma.tatarstan.ru

– Сугышны без урамда малайлар үзара сугышкан кебек итеп кенә күз алдына китерә идек, әтиләр дә тиз әйләнеп кайтыр дип көттек, канкойгыч сугыш бөтенләй башка төрле була икән ул... – дип, истәлекләре белән уртаклашты сугыш чоры балалары. 


aktanysh.tatarstan.ru

12 май көнне район китапханәсенең уку залында «Өлкәннәр» клубының чираттагы утырышы узды. Балалар иҗат үзәге директоры Хабибрахманова Венера Адлер кызы өстәмә белем бирү, район укучылары белән төрле юнәлештә эшчәнлек алып бару, балалар оешмаларындагы актив укучылар тормышы турында сөйләп узды.


saby.tatarstan.ru

8 май көнне Килдеш авылында "Җиңү Салюты" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды


tetushi.tatarstan.ru

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан безнең Мазиково балалар бакчасында Ленинград блокадасын кичергән Сафина Сария апа һәм тыл ветераны, сугыш ветеранының тол хатыны 92 яшьлек Хөснетдинова Наҗия әби белән очрашу булды.


apastovo.tatarstan.ru

10 май Мәмдәл авылында районның чисталык комиссиясе эшләде. Төзелеш материалларына ризалык алмаган хуҗалыкларга кисәтү ясалды, протоколлар төзелде.


vysokaya-gora.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International