ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәмдә тыл ветераннары катнашты.

Митингтан соң клуб каршындагы обелискка веноклар куелды. Шул ук вакытта мәктәп укучылары обелиск янында сакта тордылар. Китапханә каршында “Хәтер ялкыны   дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм аңа күзәтү үткәрелде.


tulachi.tatarstan.ru

"Бу юлларда күпме сагыш" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш еллары чагылган әсәрләр төп урынны алдылар.

6 май көнне 4 сыйныф укучылары белән "Война в судьбе родного края" дигән темага чара булып узды. Укучылар бабаларының батырлыкларын искә алып, сугыш еллары турында язылган шигырьләр укыдылар. Алар бүген тыныч тормышта яшәвебез әби-бабаларыбыз хезмәте икәнен танып, аларга Рәхмәт хисен белдерделэр. Чараның төп 
Бөек җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Үзәк китапханәсендә бәйрәм чаралары үткәрелде. "Бу юлларда күпме сагыш" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш еллары чагылган әсәрләр төп урынны алдылар.

7 май көнне иртәнге 10 да авылыбызның җиңү һәйкәле каршында Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү тантанасы  узды. Озын сугыш юлын безнең авылыбыз ветераннарына да  үтәргә туры килде. Кызганычка каршы, быел арабызда ветераннар калмады. Хезмәт ветераннары белән авыл халкы җыелып аларны искә алдылар һәм алар рухына дога кылынды. Мәктәп укучылары хезмәт ветераннары өчен бәйрәм концерты  рәхмәт сүзләре һәм изге теләклэр әзерләгәннәр иде.


tulachi.tatarstan.ru

3нче балалар бакчасының  рус теле тәрбиячесе Шагимарданова Л.М.зурлар төркеме балалары белән (УМК кулланып) “Савыт-саба” темасына  йөмгаклау бердәм белем бирү эшчәнлеген үткәрде.

Тәрбия бурычылары булып логик фикерләү күнекмәләрен үстерү, игътибарны, хәтерне ныгыту, үстерү бурычлары булып дөрес сөйләмгә омтылыш,белем бирү бурычлары булып савыт-сабаның нәрсәдән эшләгәненә карап, нисби сыйфатларны исем белән дөрес куллану, парлы исемнәр ясарга өйрәнү; җөмләдә сүзләр тәртибен ныгыту иде.

 


tulachi.tatarstan.ru

Баландыш авыл китапханәсендә 1-5 нче сыйныф укучылары белән "Хәтер белән без мәңгелек"дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә-танышу уздырылды. Күргәзмәгә китапханәдә булган сугыш темасына карата китаплар һәм альбомнар, папкалар куелды.

"Безгә гомер бирә вакыт

Үз чамасын үзе белеп

Гомер уза, хәтер кала

Хәтер белән без мәңгелек" дигән цитата күргәзмәне тагын да бизәде.


tulachi.tatarstan.ru

Бөек Җиңүне  якынайтуга үз өлешләрен керткән авылдашларыбызны бәйрәм белән котладылар, балалар чыгыш ясады.


tulachi.tatarstan.ru

Яшерен тыңлау корпоратив сим-карталы аппаратларга кагыла


tetushi.tatarstan.ru

Һәйкәлгә чәчәкләр һәм виноклар куелды. Соңыннан мәдәният йортында “Җинү юллары буйлап ” дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде.

Шулай ук “Дәһшәтле еллар иде” исеме астында китап күргәзмәсе дә төзелде.


tulachi.tatarstan.ru

11нче май көнне 4 нче сыйныф укучыларының рус  теленнән Бердәм Россия эшләре башланып китте.Олы мишә урта мәктәбе  укучылар грамматик биремле диктант яздылар.Бу эшләр 19 нчы майга кадәр  дәвам итәчәк. Укучылар үзләренең белемнәрен 13 нче май -рус  теленнән  текст өстендә эш, 17 нче май – математикадан, 19 май көнне әйләнә-тирә дөнья фәненнән сынаячаклар. Алга таба аларга уңышлар телик.


tulachi.tatarstan.ru

Узган ял көннәрендә республикада 800 мең гектар җирдә чәчү эшләре тәмамлану алдында тора иде. Ул барлык мәйданның 45% дигән сүз. Бу саннар шимбә көнне Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә яңгырады. Биектау районы язгы кыр эшләренең барышы буенча республикада алдынгылар рәтендә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның күптән түгел районга ясаган визиты кысаларында районда язгы кыр эшләренең төгәлләнү  вакыты да билгеләнде - ул 15 май көне.


vysokaya-gora.tatarstan.ru

Апрель аенда, экологик икеайлык башланган көннәрдә, "Биектау хәбәрләре" газетасы "Чүп-чар  аулыйбыз" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Бәйгенең төп максаты район территориясендә тиешсез урыннарга чүп ташлаган кешеләр һәм тәртипсезлекләр турында мәгълүмат туплау иде.


vysokaya-gora.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International