ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген районга ТР буенча эчке эшләр министры, полициянең генерал-лейтенанты Артем Хохорин килде. Үзенең эш визиты барышында ул участок инспекторы Расим Шакировның Олыяз авылында урнашкан эш бүлмәсендә булды, җирлекнең ирекле халык дружиначылары (ДНД) белән очрашты.


kukmor.tatarstan.ru

2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланган көннән 18 июльгә кадәр Татарстан Республикасында 24 % эре, урта һәм кече предприятиеләр буенча мәгълүмат җыелган, 30 % - микропредприятиеләр буенча, 34 % - крестьян (фермер) хуҗалыклары буенча, 54 % - авыл җирлекләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча, 53 % -  шәһәр җирлегендә, 50 % - бакчачылык җәмгыятьләре буенча.

 


almetyevsk.tatarstan.ru

Китап – иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», - ди П.А. Павленко.


sarmanovo.tatarstan.ru

Яшел Үзән ПАТП предприятиесе янында  автотранспортларны газ белән тәэмин итү станциясе ачылу тантанасы булды


zelenodolsk.tatarstan.ru

23 июнь көнне шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре Мирный бистәсе паркында “Рябинка” балалар бакчасында йөрүчеләр өчен “Сабын куыгы тамашасы” оештырдылар. Тамашаны алып баручы башта балаларны сорау белән каршы алды: “Сез сабын куыгын яратасызмы?” Балалар, әлбәттә “Әйе” дип җавап кайтардылар.


zainsk.tatarstan.ru

Сарман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вагыйзов Хан Вагыйз улын районда белмәгән кеше юктыр. Аңа бүген 95 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды, изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләге тапшырды. Сарман авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәсәнов, район ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, ветеран эшләгән чорда “Сельхозтехника” берләшмәсен җитәкләгән Федор Андрианов һәм волонтерлар да Хан Вагыйз улына ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер теләделәр.


sarmanovo.tatarstan.ru

Әкиятләрне бар кеше дә ярата балалар да, зурлар да... Зәй Үзәк китапханә хезмәткәрләре, шәһәрнең 4 мәктәбендә эшләп килүче “Гагаринец”җәйге лагеренә йөрүче балалар белән “Волшебный сундучок” дип аталган уен-викторина үткәрделәр.


zainsk.tatarstan.ru

2016 нчы елның 23июнендә  “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар  татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда  экскурсиядә булдылар. Музей буенча залларны экскурсовод аңлаешлы итеп сөйләп, күрсәтеп чыкты.


baltasi.tatarstan.ru

17 мәктәптә көндезге лагерь оештырылып, анда 354 кыз һәм малай ял итә. Хезмәт берләшмәләрендә 4 белем учреждениесендә 100 укучы җәлеп ителә


kaybici.tatarstan.ru

"Сак булыгыз - ачык тәрәзә һәм балалар!"


cheremshan.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International