Зур Сәрдек авылы китапханәсендә лагерь балалары өчен “Бала хокуклары” дип исемләнгән информация сәгате үткәрелде.
Балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең футбол түгәрәгенә йөрүче Әдилә Гайнетдинова да (тренеры – А.Р. Хәбиров) әлеге җыенда катнаша. Әдилә Теләче районы җыелма командасы составында ТР укучылары арасында X җәйге Спартакиадада футбол буенча 1 нче урын яулаган иде. Җыенның максаты – футбол буенча республика кызлар җыелма командасына уенчылар туплау.
Әлдермеш һәм Сая авылларының китапханәчеләре Әлдермеш мәктәбендә оештырылган ял лагерена йөрүче балаларга табышмаклар кичәсе уздырдылар. Табышмакларны чишү уен рәвешендә алып барылды. Балаларга бик күңелле булды.
22 июнь Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Байлангар китапханәчесе Венера Хисматова мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен “Батырлар даны мәңгелек” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
20 көн дәвамында Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагеренә йөрүче балалар зур концертка- авылдашлар алдында чыгыш ясарга әзерләнделәр. Алар яңадан- яңа җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнделәр, костюмнар әзерләделәр. Һәм нихаять бу көн килеп тә җитте. Тамашаны караррга бик күп авыл халкы җыелган иде. Алар һәр артистны көчле алкышлар белән каршы алып , озатып калдылар. Авылдашларга концерт бик ошады.
21 июнь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, лагерьда ял итүче балалар белән бергәлектә “Хәтер шәме” акциясендә катнашты.
Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына. Баландыш авылында да һәйкәл янына җыелып бу кара көнне искә алу митингы оештырылды. Без Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган хәрбиләрне һәм шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны бүген дә хәтерлибез, олылап искә алабыз, ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә исә сәламәтлек һәм лаеклы картлык телибез. Авыр сугыш сынауларын узган кешеләр турында кайгырту – безнең бурыч һәм җаваплылык.
Сәламәт яшәү рәвеше, беренче чиратта, кешенең эчке дөньясы сәламәт булу ул.
Ачы мәдәният йорты хезмәткәрләредә балалар белән берлектә һәрдаим төрле спорт чаралары оештырып торалар. 20 июнь көнне мәдәният йорты территориясендә «Аҗаган» уеннары оештырдылар.
Мәктәп яны "Шатлык" лагерында традиция буенча "Бары да хәтердә" дип аталган чара булып үтте. Аның өчен алдагы көнне үк рәсемнәр конкурсы оештырылган иде. Ә 22 июнь көнне укучылар мәктәп каршындагы һәйкәл янында митинг оештырылды. Аның барышында укучылар әлеге куркыныч көннәр турында күп кенә яңалыклар белделәр, бер минутлык тынлык белән һәлак булучыларны искә алдылар, һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салдылар, хәрби җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан чара мәктәп эчендә дәвам итте. Анда "22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне" дип аталган чара үтте. Аның дәвамында тәрбиячеләр укучыларга сугыш турында сөйләделәр, Бөек Ватан сугышы сугышы видеохроника карадылар.