ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

21 июнь көнне  безнең Олы мишә балалар бакчасында җәйге чорда балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан ата-аналар җыелышы булды. Балалар бакчасы мөдире Миннебаева Д.Р. әти-әниләргә балаларын суга бату, урман бете кадалу, янгын һәм теракт куркынычларыннан һ.б.  очраклардан саклау буенча киңәшләрен бирде. Республикада балалар белән килеп чыккан бәхетсезлек очраклары белән таныштырды . Әти-әниләрне һәрчак уяу булырга чакырды.

Җыелышта Саба районыннан килгән ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Д.Р.  та катнашты. Ул әти-әниләргә юлда  йөрү кагыйдәләрен бик нык сакларга кирәклеген кисәтте. Республикабызда булган юл фаҗигаләре турында видеороликлар күрсәтте. "Балаларыбызны бергәләп, кече яшьтән юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтик", - диде ул чыгышы барышында. 

 


tulachi.tatarstan.ru

22 июнь көнне  Айдар мәдәният йорты каршында укучылар һәм өлкәннәр  белән һәйкәл янында сугышта үлеп калган авылдашларыбызны "Үткәннәрне уйлап гыйбрәтләник, хәтерләрне барлыйк яңадан” дигән максат белән кабат аларны искә төшердек,чәчкәләр куелды һәм кабат бу сугыш уты бервакытта да кабынмасын, дөньяларыбыз тыныч булсын дигән теләктә калдык. Балалар Бөек Ватан сугышы тарихын китаплардан гына укыр диеп ышанып калыйк.” – дигән теләктә кала Айдар авылы мәдәният йорты директоры һәм  авыл китапханәчесе. 


tulachi.tatarstan.ru

Хәтер – мәңгелек, диләр. Миллионлаган югалтулар, онытылгысыз кайгы-хәсрәтләр китергән сугыш афәтен хәтерләрдән җуеп ташларга хакыбыз юк. 22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн Хәтер һәм матәм көне буларак билгеләп үтелә.

 


saby.tatarstan.ru

21 июнь көнне Уразай авыл китапханәсендә Хәтер һәм кайгы көне үтте.Хәтер шәмнәре яктыртылды. "Батырлар даны мәңгелек" дигән китап күргәзмәсе төзеп куелды. Обзор үткәрелде.


aktanysh.tatarstan.ru

“Казан Арена” стадионында узган IV республикакүләм ифтар табынын 10 мең кешегәисәпләп әзерләделәр. Бирегә Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән дә кунаклар чакырылган иде


bugulma.tatarstan.ru

Россия тарихында  22 июнь кайгылы көн буларак билгеләп үтелә.  1941 елның шушы көнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Шуны искә алып Сатыш авыл китапханәсендә балалар белән  Хәтер көне билгеләп үтелде.


saby.tatarstan.ru

Зәйдә ике ипотека йорты төзелеп килә. Аны аренда юлы белән файдалануга тапшырып була. Шул турыда Президент каршындагы дәүләт торак фонды Зәй бүлеге җитәкчесе Роберт Садртдинов сөйли:


zainsk.tatarstan.ru

4 тукайлы гаилэсенэ Ана капиталы сертификатлары бирелде


tukay.tatarstan.ru

26 июнь көнне “Факел” спорткомплексы янында Д3-“Мини-багги” классында Татарстан Республикасының этап ярышлары һәм “Микро-багги” классында  Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призына өйрәнү-күнегүләр җыены узачак.

Автокросс ярышлары 6 – 12 яшьлекләр, ә шәһәр беренчелеге узышлары 8 – 17 яшьлекләр арасында оештырыла. Моннан тыш, тамаша карарга килүчеләр “125-Стандарт” һәм “Хонда-GX-200” классларында ГКС Кубогына картинг ярышларында, “Пилот” һәм “Стриж” классларында “Интер” автосалоны Кубогына узышларында катнашучы көчле пилотларны күрәчәкләр.

Ярышларны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Автомотоспорт федерациясе, Бөгелмә муниципаль районы, ТР “Ил-Барс” автомобиль спорты клубы оештыра.


bugulma.tatarstan.ru

C 1 октября 2015  введены в действие положения Федерального  закона от 26.10.2002  №127 – ФЗ   «О несостоятельности (банкротстве)», регулирующие  процедуры, применяемые в делах о несостоятельности (банкротстве) граждан.  


tukay.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International