ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

"Башка беркайчан  да кайтмаучылар турында..."


cheremshan.tatarstan.ru

22 июнь көнне Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә, обелиск янында  “Хәтер һәм искә алу” көненә багышланган чара уздырылды. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары сугыш кырларында, фашист тоткынлыгында ятып калганнарны искә алып чәчәк салдылар.


tulachi.tatarstan.ru

17 июнь көнне Балалар иҗат үзәгенең «Сюрприз» балалар бию коллективы Баева Зилә  Рафаиль кызы житәкчелегендә Казанның «Юркин парк» күңел ачу паркына культпоходта булып кайттылар. Бу паркка бару мөмкинчелеген   аларга Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы  оештырды:  коллектив «Без бергә» республикакүләм фестиваль финалистлары буларак бушлай чакыру билетлары белән бүләкләнгән иделәр.


tulachi.tatarstan.ru

Китапханәче Мингазова Л. укучыларга Бөек Ватан сугышы башланган көн турында, тыл һәм хезмәт ветераннарының кулъязма истәлекләрен укыды. Авылыбызның сугыш чоры балаларының фотографияләре белән таныштырды. “Сугыш чоры балалары” – күргәзмәгә күзәтү ясалды. 


tulachi.tatarstan.ru

Һәйкәл янына чәчәкләр куелды. Сугышта үлгәннәрнең исемнәре укылды, алар бер минутлык тынлык белән искә алынды.


tulachi.tatarstan.ru

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “ Җиңү – безнең йөрәкләрдә” исемле китап күргәзмәсе куелды.


tulachi.tatarstan.ru

Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бик күп еллар үтсә дә, аның  хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп  калган. 22 июнь көнне Иске Җөри авылында урнашкан «Билгесез солдат» һәйкәле янында лагерьга йөрүче балалар белән берлектә митинг уздырылды. Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны «Хәтер» китабы һәм “Җиңу җинел бирелмәде” китаплары белән таныштырды. Оештыручыларның  максаты  – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу. 


tulachi.tatarstan.ru

Шул уңайдан Баландыш авыл жирлеге, мәктәп һәм  мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр белән берлектә, Бөек Ватан сугышында  һаләк булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг  оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы һәм балалар чыгыш ясадылар. Сугышта һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды, чәчәкләр һәм веноклар куелды.


tulachi.tatarstan.ru

22 июнь илебез өчен зур кайгы-сугыш китергән көн. Илебез халкы Бөек Ватан сугышында бик күп ул-кызларын югалтты. Шул уңайдан "Хәтер көне" билгеләп үтелде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск янында митинг үтте, чәчәк бәйләмнәре куелды. 


tulachi.tatarstan.ru

21 июнь көнне  безнең Олы мишә балалар бакчасында җәйге чорда балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан ата-аналар җыелышы булды. Балалар бакчасы мөдире Миннебаева Д.Р. әти-әниләргә балаларын суга бату, урман бете кадалу, янгын һәм теракт куркынычларыннан һ.б.  очраклардан саклау буенча киңәшләрен бирде. Республикада балалар белән килеп чыккан бәхетсезлек очраклары белән таныштырды . Әти-әниләрне һәрчак уяу булырга чакырды.

Җыелышта Саба районыннан килгән ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Д.Р.  та катнашты. Ул әти-әниләргә юлда  йөрү кагыйдәләрен бик нык сакларга кирәклеген кисәтте. Республикабызда булган юл фаҗигаләре турында видеороликлар күрсәтте. "Балаларыбызны бергәләп, кече яшьтән юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтик", - диде ул чыгышы барышында. 

 


tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International