Гыйнвар башында Әлмәттә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш һәвәскәр командалары арасында шайбалы хоккей буенча АХК "Нефтяник" Кубогына традицион ярышлар старт алды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларында һәркөнне уртача 3 мең тоннадан артык сөт савалар, ягъни бу күрсәткеч 2016 елга карата 103% тәшкил итә. Россия товар сөтенең 8%ы безнең республикага туры килә.Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
– Кышкы спорт сезонын берничә ел рәттән Зур Күккүз авылына килеп ачу һәм үткәрү безгә бик җиңел, – диделәр ярышны ачу тантанасында район спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин һәм ярышларның баш хөкемдары Ринат Шәяхмәтов.
Куюки авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды, анда район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина катнашты. Сессиядә узган 2016 елга йомгак ясадылар һәм агымдагы 2017 елга бурычлар билгеләделәр. Шулай ук авыл эшчәннәре район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.
Сөт саву аппараты алучыларга субсидияләрне февральдә бирү мөмкинлеге булачак
17 гыйнварда 17сәгать 30 минутта «Татарстан 24» телеканалындагы «Актуаль сцйләшү программасында республика Росреестр идарәсенең бүлек начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева сорауларга җавап бирәчәк. Телефоннар: (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55.
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланып китте. Бүген ул, беренчеләрдән булып, Березняк авыл җирендә үткәрелде.
Кыш узып бара, ә кайбер мәктәп территорияләрендә бүгенге көнгә кадәр чаңгы юлы салынмаган. Әлеге мәсьәләгә барлык мәгариф учреждениеләренең дә җитди караулары сорала. Чөнки быелгы кышның яхшы килүеннән, уңайлы мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк.
Чепья урта мәктәбе кышкы чорда урамнан керми дә диярлек, физик культура дәресләрен чаңгыда шуып үткәрәләр. Ә менә үзәктә булгач, Балтач урта мәктәбе укучыларының чаңгы шумаганнары күренеп тора. Башка елларда мәктәп яны тәҗрибә участогында, ягъни бакчасында чаңгы трассасы салына иде, быел анда хәрәкәт күренми, эз салынмаган, дип күсәтү ясалды.
Ер көнне кесә телефоныма ягымлы гына тавышлы кыз шалтыратып, дәвалау процедуралары узу өчен матурлык салонына чакырды. Бардым, диагностика уздырганнан соң миңа умыртка баганасы өчен ун массаж билгеләделәр. Алып-сату килешүе төзелгәннән соң миңа махсус крем бирделәр. Өйгә кайтып килешүне укыганнан соң андагы кайбер пунктларның кулланучы хокукын бозуына төшендем. Салонга мөрәҗәгать иткәннән соң крем өчен 8 мең сум түләргә һәм аннан соң килешүне өзү мөмкин булуын әйттеләр. Миңа хәзер нишләргә?
2017 нче елның 12 нче гыйнварында “Социаль туризм” программасы кысаларында ”Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепья авылында урнашкан «Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиядә булып кайттылар.
Музей залларында шул җирлектә яшәгән татар, мари, удмурт, рус халыкларының яшәү рәвешен, көн-күрешен сүрәтләүче, танылган язучылар турында тупланган күргәзмә материаллар урнаштырылган. Шулай ук биредә 19 нчы гасырның урталарында Чепья җирлегендәге авыл-хуҗалыгы үсеше дә бик ачык чагыла. Тернәкләнүчеләрне бик кызыксындырганы Яңа елга багышланган укучы балалар тарафыннан ясалган яңа стенд булды. Өлкәннәребез арасыннан Татарстан Республикасының атказанган төзүче исеме алган пенсионер, Федорова Гөлнур Рафыйк кызы фотосүрәтләр арасыннан үзен күргәч, бик сөенде. Уздырылган әлеге чаралар тернәкләнүчеләргә яңалыклар, өстәмә белем тупларга мөмкинлек бирә.