Эшлекле очрашу
16 январь көнне Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ветераннар советлары рәисләре һәм активларының чираттагы эшлекле очрашуы булды. Мәдәният, яшьләр бүлекләре, район гәҗите баш мөхәррире, мәгариф бүлеге, мәчет, хокук саклау органы җитәкчеләре, үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр.
12 январь көнне Кече Лызи мәктәбе базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары булып узды. Семинар барышында балалар оешмалары белән нәтиҗәле эшләү юллары күрсәтелде, әти-әниләр комитеты катнашында узачак конкурс турында мәгълүмат бирелде. Мәгариф идарәсе психологлары тарафыннан уздырылган тренингта гаиләдә балаларга карата көч куллануны булдырмау алымнары, тормыш авырлыгы каршында калган укучыларга ярдәм итү юлллары өйрәтелде.
Районның гражданлык хәле актларын теркәү булегенең төп әшчәнлеге җирле үзидарә органнарына граңданлык хәле актларын теркәвенә алу вәкәләтләре турындагы закон (ЗРТ №146 от 30.12.2005г.), 143 нче РФ Федераль Закон , РФ һәм ТР-ың Гаилә кодексы нигезендә, гражданлык хәле актларын үз вакытында һәм квалификацияле тәэмин итүгә юнәлтелгән.
2015 елның 1 апреленнән гражданлык хәле актларын теркәү өр яңа АИС ЗАГС ВЕБ(оnline)програмасында башкарыла. 2016 ел дэвамында район буенча 916 гражданлык хәле актлары теркәлде. Юридик әһәмияткә ия булган 1242 гариза каралды.Район бюджетына 278200 сум дәүләт пошлинасы кертелде.
Метрәй авыл мәдәният йортында "Антикоррупция" темасына мероприятие үткәрелде.
15 гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районыннан күп балалы, аз керемле гаиләләрдән 15 бала Казан шәһәрендә "Аладдин һәм ут падишаһы" дип аталган боз тамашасында булдылар. Чарага билетларны ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов бирде.
13 гыйнварда Әлмәт шәһәрендә грек-рим көрәше буенча юниорлар арасында Республика беренчелеге узды.
Бүген Спас муниципаль район башлыгы К.Ә. Нугаев – район халкын кабул итте.
Яңа ел бәйрәме – ул могҗизалар тулы якты бәйрәм. Актүбә бистәсендә аварияле торак фондыннан гражданнарны күчерү программасы буенча Ленин урамында төзелгән йорт файдалануга тапшырылды һәм яңа фатир хуҗалары өчен, чыннан да, зур бүләк булды.
“Гаилә китапханәсе“ бүлегендә яшь актерлар чыгышы булды.
Дмитрий Самаренкин җитәкчелегендә Татарстан Республикасындагы Чуаш милли-мәдәни автономиясе балаларга үзенчәлекле бүләк ясады.