ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

15 гыйнвар иртәсе юбилейларга бай булды. Курмала авылында гомер итүче Гөлбикә Гомәр кызы да Җиһаншина да үзенең 90 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Төп йорт балалар, кияү-килен, онык, оныкчыклар, туганнар тавышыннан гөрләп тора. Без барыбыз бергә җыелганда 45 булабыз, дип таныштырудан башлады Гөлбикә апа. 


baltasi.tatarstan.ru

Иң көтеп алынган һәм яраткан бәйрәм – Яңа ел. Аны бөтен кеше дулкынланып, киләсе ел яхшырак, уңышлырак, бәхетлерәк булыр, дигән өмет-ышаныч белән көтә. Беркем өчен дә сер түгел, ул “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр өчен иң көтеп алынган бәйрәм булды. Чөнки алар өчен Яңа ел – кышкы каникуллар гына түгел, ә бәлки һәртөрле күңел ачулар, конкурслар, сюрпризлар да.


alekseevskiy.tatarstan.ru

17 гыйнвар  ,17.30 минутта Татарстан  Россеестр идәрәсенең  бүлек мөдире Энҗе  Мөхәмәтгалиева "Татарстан 24” телеканалында туры эфирда тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк

 


tukay.tatarstan.ru

Карадуган авылында яшәүче Равилә Нәбиева бүген - 15 гыйнвар көнне 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ветеранны олуг юбилее белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев та килде. Алар ихлас теләкләрен ирештереп, юбилярның тормыш юлындагы олы хезмәт еллары өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгының, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.


baltasi.tatarstan.ru

Смәел авылында яшәүче Миңсылу Нәби кызы Нәбиевага 13нче гыйнвар көнне 90 яшь тулды. 

- Бу тормышларны күрермен дип уйламаган да идем. Безнең башлар нинди авыр елларны кичерде бит. Ул сугыш вакытында Гитлерның Мәскәүгә якынлашкан чорында тәрәзәләргә салам тутырып куеп, куркып яшәдек. Ут яктысы төшмәсен, кеше яши дип белмәсеннәр, дидек. Сугыш - сугыш инде ул, аны сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел... Олы абыем сугышта ятып калды - кайтмады. Бер энем шахтада басылып үлде. Без биш бертуган идек. Дүрт малай арасында бер кыз булдым. Әтиебез - Мөхәммәтнәби колхозда озак еллар хуҗалык эшләре мөдире - завхоз булып эшләде, - дип тормыш юлы белән таныштырудан башлады сүзен юбилярыбыз Миңсылу апа. 


baltasi.tatarstan.ru

12-15 нче январь көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә 11 нче Спартакиада кысаларында авыр атлетика буенча ярышлар булып узды. Бу ярышларда тренер Р.Мансуров укучысы А.Голубина 1 нче урынны яулады.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координацион советының бүген - 13 гыйнвар көнне утырышы булды. Биредә 2016 елга нәтиҗә ясалды, 2017 елга максат-бурычлар һәм яңа эш планы каралды. Комиссия членнары шулай ук ел дәвамында игътибарга алынасы һәм эш барышына кертеләсе мәсьәләләр хакында да фикер уртаклаштылар. 
 


baltasi.tatarstan.ru

Ә бүгенге көндә андый мөмкинчелек Мамадышның үзендә дә бар.


mamadysh.tatarstan.ru

“Кышкы әкият” конкурсының фотороботлар номинациясенә нәтиҗәләр ясалды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Татарстанда беренче тапкыр SunnyФЕСТ!


novosheshminsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International