Республиканың иң хөрмәтле гүзәл затлары белән бергә миңа да Казанда – 8 Март бәйрәменә багышланган тантанада катнашу бәхете елмайды. Мондый бәйрәм-тамашаны минем әле үз гомеремдә күргәнем юк иде.
Татарстанда кәрәзле телефон һәм интернет аша мошенниклар “кармагына“ эләгүчеләр саны артканнан-арта бара. Әгерҗедә яшәүче бер ханым да күптән түгел алар корбаны була язган.
12 март геодезия һәм картография көне буларак билгеләп үтелә
Бөрбаш китапханә филиалында 9 нчы март көнне "Гүзәлләрнең гүзәл көне" исемле кичә үтте.
7 март көнне Олы Кариле китапханәсе белән мәдәният йорты хезмәткәрләре "Милли ризыклар ярминкә"се үткәрделәр. Ул Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышланган иде. Кичен мәдәният йортында халыкка Ф. Садриевнын "Сиңа гына әйтэм" һәм Галимҗан Гыйлмановның "Убырлы карчык-әбием" спектакльләре курсәтелде.
Озакламый, Балтач кино оешмасы районыбыз тамашачысына татар әдәбияты классигы, күренекле әдип Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча төшерелгән кино тәкъдим итәчәк.
Фильмны төшерү урыны итеп, Биектау районының Зур Кавал авылы, Кама Тамагы, Арча районының Наласа авылы һәм Казан сайланган.
Төп рольләрне Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт театры артистлары башкарачак.
13 МАРТ көнне әлеге нәфис фильм тәүге тапкыр район мәдәният үзәгендә күрсәтелә. Башлана: 19.00 сәгатьтә, билет бәясе: 100 сум.
Шулай ук “Тапшырылмаган хатлар” фильмын түбәндәге тәртиптә авыл мәдәният йортларында да карарга мөмкин булачак.
Бүген, 10 нчы мартта, район башлыгы Марат Зиатдинов Казан Кремлендә ТР Президенты Р.Миннеханов җитәкчелеге астында үткәрелгән Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясе утырышында катнашты.
Районыбыздан Татарстан халыкларының 22нче апрельдә узачак съездына делегатларның берсе– Людмила Герасимова.