Татарстан буенча Росреестр идарәсе геодезия һәм картография хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый. Әлеге өлкә хезмәткәрләре – белемле, үз эшенә бирелгән кешеләр. Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сәламәтлек, уңышлар, бәхет-шатлык телибез.
Уңыш эшсөярләргә елмая, булдыклыларны үз итә. Нәтиҗәсе белән ару белмәс хезмәтчәннәрне сөендерә.
Шушы көннәрдә бистәбезнең 3нче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре башланып китте.
“Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт” программасы нигезендә башкарылучы эшләрне “Стройремтех” базасында урнашкан, Нияз Җәббаров җитәкчелегендәге “Строймастер” оешмасы төзүчеләре эшли. Биредә түбә, бинаның тышкы өлеше, тәрәзәләр, ишекләр, керү юлы (входная группа), отмоска, санузел, идәннәр җылытылып эшләнәчәк. Шулай ук тулысынча инженер челтәрләре ремонты башкарылачак.
- План буенча максимум срок 1 август, ләкин аңа кадәр төзелеш эшләре төгәлләнер дип уйлыйм, - ди район төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев. Аңарчы балалар башка бакчаларга йөреп тору мөмкинлеген алды. Башка мохиткә күпмедер авырлыклар белән ияләшкән малайлар һәм кызлар бакчаларының ничек яңартылганын күргәч, аны тагын да яратып йөри башлар дип ышанып калам.
Безнең районда ел саен бик күп кар эреп, Куралово һәм Рус Борнашы авыллары буендагы Сулицада язгы ташу көчле була. Кураловода бу ташу вакытында 46 йортта яшәүче 106 кеше су кереп, куркыныч астында кала.
Районыбызның кайсы авылында гына күңел ачып, спорт уеннары белән бергә ял итәргә яратмыйлармы икән?
Кайдадыр чана шуалар, кайдадыр җыелып чәй эчәләр, ә менә Смәел авыл җирлегендә гөрләтеп кыш озату бәйрәме узган. - Әлеге чарада төрле кызыклы уеннар, спорт ярышлары оештырылды.Пешкән ризыклар һәм чәй белән балалар бакчасы коллективы,шашлык белән Рөстәм Зарипов гаиләсе авыл халкын сыйлады. Бәйрәм оештыруга үз өлешләрен кертүчеләргә, оештыручыларга барлык авылдашлар исеменнән рәхмәт белдерәбез. Киләсе бәйрәмнәрдә дә шулай актив катнашсак иде, - дип хәбәр итәләр смәеллеләр.
Бу көннәрдә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге карамагындагы Грибошников Геннадий Кузьмич 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Чистайда муниципаль хезмәткәрләр узган елның 1 мартыннан эшли башладылар. Алар административ участокта участок уполномоченныйларының төп ярдәмчеләре.
Бүген Апаста «Кеше тәрбияләү” дип аталган педагогларның профессиональ конкурсының зона этабы булып узды. Анда якын-тирә 8 район катнашты.
“Әнинең хәтере безнекенә караганда яхшырак. Берәр нәрсәне искә төшерергә кирәк булганда без аңа әйтеп куябыз“, – диләр кызлары шушы көннәрдә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мария ГОНЧАРОВА турында.
«Сак булыгыз: мошенниклар!» акциясе кысаларында полиция хезмәткәрләре алар белән бергә халыкның иң якланмаган категорияләре – пенсионерлар һәм инвалидлар белән кисәтү әңгәмәләре үткәрәләр.