“Биектау хәбәрләре” гүзәле - 2017” бәйгесе җиңүчесе “Биектау хәбәрләре” редакциясеннән үзенең бүләген алып китте.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте һава торышы бозылу сәбәпле кисәтү таратты.
Җәйге каникуллар башланырга да күп калмады, димәк, укуга йомгак ясар вакыт җиткән дигән сүз. Мәктәпләрдә бу билгеләр булса, иҗади белем бирү учреждениеләрендә әле отчет концертлары да. Иҗат коллективлары тамашачыларны җырлары, дәртле биюләре, матур уй-тойгылар бүләк итүләре белән сөендерделәр. “Color music” вокаль ансамбле, “Йолдыз” хореография коллективы, “Везунчик” бию театры, "Затейники" хореография коллективы һәм башка бик күпләр иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар. Кунаклар гомуми концертта беренче тапкыр “Гармония” студиясенең театраль чыгышын күрделәр.
Шушы көннәрдә Биектау районының “Битаман” предприятиесе базасында азык хәзерләү техникасының торышына контрольлек итү мәсьәләләре буенча “Гостехнадзор”ның Татарстан Республикасының көнбатыш зонасындагы бүлекләре начальниклары зона семинар-киңәшмәсенә җыелдылар.
Бүген, 31 май иртәнге сәгатьләрдә Биектау авылындңа уздарылган «Тоннель» операциясе кысаларында, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Биектау районы буенча бүлеге юл йөрү кагыйдәләрен бозган 17 очракны ачыклады.
Татарстанда өч ел рәттән “Укучының мәдәни көндәлеге” дип аталган мәдәни-белем бирү проекты уздырыла. Башта анда беренче сыйныф укучылары гына катнашкан иде, хәзер ул башлангыч мәктәпнең барлык укучыларын да үз эченә алды. Ә киләсе елда проект көндәлекне беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр алып баручылар белән мактана алыр. Укучылар ел дәвамында үзләре булган барлык мәдәни урыннарны – музейлар, китапханәләр, театрлар, кинотеатрларны теркәп баралар.
Соңгы елларда районның кайсыдыр җирлегендә бара торган социаль, икътисади, мәдәни тормышындагы күркәм үзгәрешләр “Тәҗрибәгә чикләр юк” программасы аша тиз арада таралу ала башлады. Әлеге программа моннан бер елдан артык элек район җитәкчелеге башлангычы белән оештырылган иде. “Тәҗрибәгә чикләр юк” программасы Биектау районы җитәкчелеге өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак гамәлгә керде. Авыл советы башлыклары, предприятие, оешма җитәкчеләре барысы бергә үзгәрешләр җирлегенә барып, фикер алыша, тәҗрибә уртаклаша. Күптән түгел җитәкчеләрне Суыксу авыл җирлеге каршы алды.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә районның үзәк мәдәният йортында уку елы дәверендә төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган уку алдынгыларын, иҗади яктан үзләрен таныткан талантлы балаларны һәм балалар иҗат коллективларын бүләкләү тантанасы узды.
Универсаль солдатлар бер кул белән кирпеч ваттылар, авыр герләрне һавада уйнаттылар, көчле көндәшләре белән көрәштеләр. Болар әлегә Ватан сагында торучы солдатлар түгел, әмма хәрбиләр кебек үк көчле рухлы, олы ихтыярлы варислар. Алар барысы да “Дельта” клубында шөгыльләнә. Күптән түгел клуб әгъзалары һәм аларның тренерлары үзләренең физик мөмкинлекләрен киң публикага күрсәттеләр. Чыгышлар “Биектау” спорт комплексында барды.