Ата-аналарның БДИга уңай мөнәсәбәте имтиханнар чорының балалар кәефенә, нерв системасына зыян китермәскә ярдәм итәчәк.
Укучыбызның әлеге соравына җавапны Татарстан мөслеманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров бирә.
Кисәк кенә сорасаң, ул ничә тапкыр Татарстан, Россия чемпионатында батыр калуын да әйтеп бирә алмаска мөмкин. Чөнки җиңүләре күп! Сабан туйларында җилкәсенә менеп кунаклаган тәкәләр санының хисабын бик теләсә дә әйтеп бирә алмаячак. Алары тагын да күбрәк. Әле Татарстанда быелгы бәйрәмнәр башланырга да өлгермәде, ул инде Әстерханда узган Федераль Сабан туеннан көрәш батырына бүләк ителгән автомобильгә утырып кайтты. Көрәшеп алган ничәнче машинасы, дисезме? Анысын ул сер итеп саклый. Париж батыры булса да, авылларча гадилеген саклап калган Теләче батыры Раил НУРГАЛИЕВ белән Сабан туйлар алдыннан җәелеп китеп сөйләшү мөмкинлеге туды...
Социаль челтәрләрдә кичә көньяк-көнчыгыш районнарда булган давыл китергән зыян нәтиҗәләрен күрсәткән яңа видеолар һәм фотолары барлыкка килде. Җил хәтта нефтекачалканы аударган.
29 майда Мәскәүдә узган гарасаттан соң, шундый давыл Татарстанга да килә дигән хәбәр яшен тизлеге белән дә таралды. Әмма синоптиклар бу мәгълүматны кире какты. Шулай булуга да карамастан, алдагы көннәрдә һава торышы начарлану турында хәбәр ителде. 1 июньдә Татарстанның көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарында узган гарасат күп кенә йортларга зыян салды.
«Татар халкы Сабантуйны сагынып көтеп алган кебек без КВНны көтәбез», − дигән сүзләр белән башланып китте татар КВН югары лигасы финал ярышы. Кичә «Ак барс» яшьләр үзәгендә булган Интертат.ру электрон газетасы хәбәрчесе үзенә күрә бер җылы, татарча, яшьләрчә атмосфераны тоеп кайтты.
Intertat.ru электрон газетасы 2 июньгә һава торышын һәм бакчачылар өчен Ай календарен тәкъдим итә.
26 май кичендә беренче тәравих намазын укып, изге Рамазан аен каршы алдык. Бу намазның үзенчәлеге хакында Татарстан Диния нәзарәте дәгъват бүлеге баш белгече, Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашевтан белештек.
Intertat.ru электрон газетасы июнь аена халык сынамышлары тәкъдим итә.
1 июнь – балаларга табигатьнең дә, җәмгыятьнең дә бүләк ясый торган көне. Алда 3 айга сузылган каникуллар, кояш, ирек. Моңа өстәп? Җәйнең беренче көне рәсми рәвештә Халыкара балаларны яклау көне. Бу көнне рәсмиләштерү тарихы узган гасырның 20нче елларына барып тоташа.