Бөгелмә районында социаль хезмәткәрләр өлкәннәр янына киләчәк
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы уку йортларына кабул итү буенча “кайнар элемтә” ачты
Бу көннәрдә көрәш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә һәм Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексында 17 гүзәл зат күнегүләр үткәрәләр. Татарстаннан, Чувашия һәм Мордовиядән килгән, Россия чемпионатына әзерләнүче туташлар үзләренә шундый мөмкинлек, әзерләнү өчен шартлар тудырганы өчен эшмәкәр Рифат Мотыйгуллинга рәхмәтле.
Чүпләрне төрләргә аерып җыюны популярлаштыру өчен кызыксындыру чаралары күреләчәк
"Яшел Фитнес" әлмәтлеләргә болытларны куып җәйне 4 июнь көнне каршы алырга тәкъдим итәләр. 10.00 сәгатьтә шәһәр халкын һәм кунакларын саф һавада бушлай күнекмәләр, велосипедлар өчен узышлар, үз төркемнәрне җыярга һәм бик әйбәт бүләкләрне алырга мөмкинлек көтә.
Апас эчендә Муса Җәлил, Ленин урамнары, Яшьләр микрорайоны, район үзәгеннән Каратунга чыгып китеп, Табар күпере, аграр колледж тулай торагына кадәр бару юл читенә салынган тротуарлар җәяүләләрнең иминлеген кайгырта.
Район башлыгы Айрат Хәйруллинның Россия экспертлары белән очрашуы "ИК"Татбурнефть" ҖЧҖ - сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясенә дәгъвалаучы компаниянең эшчәнлегенә бәя бирү кысаларында үтте.
Өлге авылы китапханәчесе Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, балалар өчен “Эх, ямьле син балачагым” дип исемләнгән рәсем ясау конкурсы оештырды. Балалар үз рәсемнәрендә төрле әкият персонажларын, кояшны, җәйге каникулларны чагылдырды.
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова, төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен, “Тамчы шоу” дип исемләнгән бәйге үткәрде. Әлеге бәйге экология елына багышланган иде. Укучылар викторина сорауларына җавап бирде, кроссворд чиште. Соңыннан китапханә тирәсенә чыршы агачы утыртуда катнашты.