ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга
26 май көнне районның ГХАТ (ЗАГС) бүлеге хезмәткәрләре Карадуганда урнашкан Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музеенда 14 яше тулган укучыларга паспорт тапшыру тантанасы оештырдылар. Паспортны укучыларга тантаналы төстә район миграция хезмәте бүлеге җитәкчесе Рамил Хафизов тапшырды. Бу чарада шулай ук район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм музей хезмәткәрләре дә катнашты.

baltasi.tatarstan.ru

2017 ел 1 июнь, Албай авылында  мәдәният хезмәткәрләре  әзерләгән  балаларны яклау көне унаеннан   «Бәхетле балачак» дип  исемләнгән жырлы-биюле  чара уткәрелде.  


mamadysh.tatarstan.ru

Балыклы авылы китапханәчесе Сәлимә Каюмова, төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен, “Күңелле стартлар” дип исемләнгән бәйге үткәрде. Бәйге барышында укучылар кызыклы конкурсларда, спорт уеннарында бик теләп катнашты.



kukmor.tatarstan.ru

Ядегәр авылы китапханәчесе Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, балалар өчен спорт бәйрәме оештырды. Балалар саф һавада рәхәтләнеп уйнады.

 


kukmor.tatarstan.ru

Май аеның соңгы көнендә Тоннель”  профилактик операциясе булып узды. ЮХИДИның Алексеевск бүлеге хезмәткәрләре полиция участковыйлары белән берлектә район үзәге урамнарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыкладылар.


alekseevskiy.tatarstan.ru

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан,  Актанышта 31 май көнне күңелле вакыйга  - бала коляскалары парады булып узды.   


aktanysh.tatarstan.ru

1 июнь көнне Михайловка авылында балалар Сабантуе үткәрелде.


muslumovo.tatarstan.ru

Бүген, 2 июньдә Мөслим авылның үзәк урамында традицион армиягә озату тантанасы узды. 


muslumovo.tatarstan.ru

1 июнь - Балаларны яклау көнендә шәхси йортта өй туе булды.


novosheshminsk.tatarstan.ru

Бизнес үсешенә финанс яктан ярдәм алырга һәр теләгән кеше 37-08-04 яки 8-917-911-44-44 телефоны буенча башкарма комитетның эшмәкәрлекне үстерү секторына шалтырата ала.


almetyevsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International