Шәһәребезнең Үзәк мәйданы бүген матурлыкка чумды. Биредә 11нче сыйныф кызлары гәүдәләренә килешле күлмәкләр, егетләр дә матур костюмнар киеп Чыгарылыш кичәсенә килде.
Татарстанда өстәмә муниципаль сайлаулар билгеләнгән. Алар бердәм Бөтенроссия тавыш бирү көне - 10 сентярьдә узачак.
Җәйге каникуллар дәвам итә. Әлбәттә, җәйге ял вакытында балалар тулаем диярлек мәктәп ыгы-зыгысыннан азат диярлек. Шул уңайдан, Көек авылы балалары белән берлектә 18 июнь көнне “Тарих аша экологияне күзәтү!” исеме астында авылның тарихи урыннары буенча экскурсия оештырдык. Әлеге оешу бик файдалы булды. Чөнки балалар авылның үзләренә дә таныш булмаган тарихи урыннары турында мәгълүматлар гына булдырып калмадылар, ә экология елы буларак, табигать кочагында үзләрен ничек тәртипле тотарга, ял итеп тә Табигать анабызга зыян китермичә яшәргә мөмкин икәнлген дә күңелләренә салып куйдылар. Шунысын искәртеп үтәргә кирәк, экскурсияне тормышка ашырырга ярдәм иткән авылыбызның зихенле кешесе, аксакалы Ками абый Бариевка олы рәхмәтне җиткерәбез. Экскурсия азагында тамак ялгап, китаплар укып ял иттек. Җәйнең бер көне Көектә менә шулай күңелле үтте!!!
Хәтере, тарихы булган ил-ул зур киләчәге булган бетмәс, югалмас җәүһәр! Ләкин кызганычка каршы, кешелек бик зур афәтләр кичерергә мәҗбүр шул. Күбесе үзенең тынычсызлыгы барәбәренә башкаларның гомерен алып китүгә дә китерә. 22 июнь илебез күгендә “Хәтер көне” буларак билгеләп үтелә. Авыр , сагышлы уйлар аша без китапханәчеләр дә бу уңайдан чаралар үткәрәбез. Хәтер көнен Көек китапханәсендә дә мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучылары белән бергә “Хәтер аша якты киләчәк” исеме астында әңгәмә һәм рәсем күргәзмәсе булдырдык. Сугышның алып килгән ачы афәте, һәркем өчен дә тетрәндергеч зур югалтулар китрүен балаларга аңлатылды. Алар бу тарафтан, үзләре дә бик тирән фикерләр җиткерде.
Минсәгыйть Шакиров “Евромедиа” нәшрият йорты вәкиле белән очрашты.
Минсәгыйть Шакиров “Евромедиа” нәшрият йорты вәкиле белән очрашты.
Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе утырышы
"Һәр мөселман өчен Ураза гаете - иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе", - ди мөфти.