ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2017 ел
җомга

Бүген Иннополис шәһәрендә Робототехника буенча Бөтенроссия олимпиадасы ачылды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Бүген наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында Макыл һәм Куралово мәктәтләре лагерьларында районның яшьләр һәм спорт бүлеге, МВД инспкторы, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе тарафыннан “Барыбыз да стартка баса!” дигән лозунг астында спорт эстафетасы узды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музейларында җәйге лагерьларга йөрүче мәктәп укучылары өчен “Тарих иленә сәяхәт” исемле чаралар үткәрелде. Балалар икмәкнең ничек безнең табыннарга килүен сүздә генә тыңлап түгел, шул процесста  үзләре дә катнашып карадылар.  Чабагач белән ашлык сугу, кул тегермәнендә бодай яру, он иләү, камыр басу кебек эшләрне балалар  үз куллары белән эшләп карадылар.  9 июнь көнне Кенә мәктәбе укучылары, 13 июнь көнне Салавыч, 15 июнь көнне Борбаш, 19 июнь көнне Пыжмара һәм Карадуган  мәктәбе, 21 июнь көнне Арбор мәктәбе укучылары әлеге чарада катнаштылар.


baltasi.tatarstan.ru
22 июнь – Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан Сугышчан Дан залында Карадуган мәктәбенең җәйге лагерына йөрүче укучылары өчен экскурсия үткәрдек. Авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте турында сөйләдек.  Балалар каhарманнарның фотосурәтләре, орденнары, медальләре, солдатлар ашаган савыт-сабалар, сугыш чорында кулланылган граната һәм корал төрләре белән таныштылар. 

baltasi.tatarstan.ru
22 июнь - Хәтер көне уңаеннан, Сосна мәдәният йортында, "Алар сугышка күптән киткән иде, Алар әле Һаман кайтмаган..." дип исемләнгән искә алу кичәсе уздырылды.

baltasi.tatarstan.ru

Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты Иннополиста урнашкан "Ачык мобиль платформа" ширкәте белән берлектә Россиядә ясалган беренче операцион системны татар теленә күчергән. Моның өчен барлыгы 17 мең сүз тәрҗемә ителгән.


mamadysh.tatarstan.ru
23 июнь конне "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы унаеннан Кили мэдэният йорты hэм китапханэ хезмэткэрлэре балалар очен "Мин кояшка барам" дип исемлэнгэн асфальтка рэсем ясау конкурсы уткэрде.

baltasi.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисади үсеш министрлыгының көйләүне бәяләү  Департаментыннан «Интернет» информацион-телекоммуникацион челтәрендә мәҗбүри урнаштырылырга тиешле дәүләт сәнәгать информацион системасы мәгълүматлары исемлеген һәм дәүдәт власте органнары, җирле власть  органнарының сәнәгать өлкәсендә субъектлар эшчәнлеген сәнәгать дәүләт информацион системасына кертү өчен дәүләт власте органнарының, җирле власть органнарының информациясен сәнәгать өлкәсендә субъектлар эшчәнлеге турында информацияләрне бирү составы һәм тәртибен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча халык арасында консультацияләр уздыру турында мөрәҗәгать килде.


mamadysh.tatarstan.ru
22 нче июнь - Хәтер көне уңаеннан, Комзавод авылының үзәгендә урнашкан һәйкәл янында авыл балалары катнашында "Батырларның даны мәңгелек" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Бөек Ватан Сугышында вафат булган авылдашларыбызны искә алу максатыннан, һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куелды.

baltasi.tatarstan.ru
22 нче июнь - Хәтер көне уңаеннан, Комзавод авылының үзәгендә урнашкан һәйкәл янында авыл балалары катнашында "Батырларның даны мәңгелек" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Бөек Ватан Сугышында вафат булган авылдашларыбызны искә алу максатыннан, һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куелды.

baltasi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International