ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2017 ел
җомга

«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  хезмәткәрләре мәктәп яны лагерендә "Кызлар өчен этикет" дигән мавыктыргыч  чара уздырды 


tukay.tatarstan.ru

Яфрак азык әзерләргә Федотовкада чыктылар. Алар “Ленино” хуҗалыгы малларына азык әзерләде. Мондый витаминлы азык имән, каен, миләш, тал яфракларыннан әзерләнә. Кыш көне аңа тиңнәр булмый.


leninogorsk.tatarstan.ru

Бүген Югары Ослан районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре ПалатасыРФ Гражданнар кодексының 447,448 нче маддәләре нигезендә Югары Ослан территориясендәге җирләргә бәяләр арту турында ачык аукцион оештырды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

ТР Росреестры идарәсе бәйрәм һәм бәйрәм алды көннәренең эш графигы турында хәбәр итә:


verhniy-uslon.tatarstan.ru

23нче июнь көнне Янурыс авыл җирлеге башкарма комитетында  чираттагы  утырыш  үткәрелде.  


sarmanovo.tatarstan.ru

Шәһәребездә Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан узган митингта Бөек Ватан сугышына киткән якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү эше буенча зур эш башкарылды – “Лениногорскилыларның Үлемсез полкы” Дан мемориалы ачылды.

 


leninogorsk.tatarstan.ru

26 майдан 26 июнь арасында  республикада “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы бара.  
 Әлеге  акция кысаларында, Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында «Наркомания – афәт ул» дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмәгә сәламәт тормышны пропагандалау, наркотик матдә куллануның аяныч хәлләргә китерүе турында язылган материаллар  куелды. Шулай ук әлеге темага багышланган листовкалар эшләнде.


tulachi.tatarstan.ru

Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан “Дуслык” лагеренда 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелде, укучылар тәрбияче апалары белән авыл үзәгенедә урнашкан һәйкәл янына барып һәлак булган авылдашларны искә алдылар.


tulachi.tatarstan.ru

Әкиятләр – балачакның   мавыктыргыч, тылсымлы  бер өлеше булып тора. Аларның тәрбияви өлеше дә бик зур: алар балаларны  бары сыйфатларга  гына   өйрәтәләр. Бу атнада безнең  беренче номерлы балалар бакчасында “Әкиятләр” тематик атналыгы булып үтте. Атна дәвамында  барлык төркемнәрдә дә әкиятләр һәм аларның төрләре белән таныштырдылар, балалар үзләре теләгән әкият геройларын төрле табигый матераллардан әвәләп  тә, рәсемнәр дә ясадылар,  шулай ук  әкият геройлары  исеме белән  бәйле  булган  “Су анасы”, “Шүрәле” һ.б  уеннар да уйнадылар. Атна ахырында уртанчылар төркеме балалары “Кем нәрсә ярата?” татар халык әкиятен сәхнәләштереп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.


tulachi.tatarstan.ru

Әлеге конкурста Баландыш авылыннан Юсупова Резеда катнашып Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова.


tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International