Ел саен 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнне, без Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрне искә алабыз
Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә "Хәтер белән без мәңгелек" дигән тематик очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга ачлык - ялангачлыкта тилмереп үскән сугыш чоры балалары һәм «Хыялый балачак” берләшмәсе чакырылды. Кунакларның балаларга әйтер сүзләре бик күп булды. Балалар да аларга үзләренең хөнәрләрен күрсәттеләр. Очрашу барышында китапханә каршындагы обелискка веноклар куелды. Шул ук вакытта укучылар обелиск янында сакта тордылар. Китапханәдә "Мәңге сүнми торган хәтер", “Җиңүебез елъязмасы дип исемләнгән күргәзмәләр куелды һәм аларга күзәтү үткәрелде.
Социаль яклау бүлеге һәм Республика матди ярдәм үзәгенең 4 номерлы бүлеге яңа адрес буенча урнашачак.
Бу көн сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта... Әлеге тарихи дата уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Бу көнне онытма!” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышының илебез өчен гаять зур сынау булуы турында сөйләделәр, тыныч тормышның кадерен белергә чакырдылар. Соңыннан фронттан әйләнеп кайтмаган каһарманнар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.
Әлеге көн уңаеннан, китапханәләр батырлык, истәлек көне үткәрде. Монда төрле яшьтәге кешеләр катнашып, алар белән әңгәмәләр оештырылды.
"Тормыш Хакына" дигән хәтер сәгатендә китапханәче Нәҗипова М. Х. ул вакытларны искә алып совет сугышчыларының туган илебез өчен ничек көрәшкәннәрен сөйләде.Сугышта һәлак булган батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Хөрмәтле Югары Осланлылар!
27 нче июньдә Югары Ослан халкын РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Ильдар Ирек улы кабул итә.
Тойгелде авылы "Карлыгач" балалар бакчасының зурлар төркеменең уен бүлмәсенә үз көчебез белән ремонт ясадык. Обойларын салдырдык, стеналарны матур төсләргә буядык.
Бу көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә хәтер сәгате үткәрелде. Шулай ук китапханәдә "Хәтер көне" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды.
Иске Карамалы авылы "Кояшкай балалар бакчасында " "Ут белән шаярма!" дигән темага чара узды. Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәре Марсель Әхмәдуллин балалар белән пожар куркынычсызлыгы буенча әңгәмә уздырды.