ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2017 ел
җомга

Мишә авыл җирлегендә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйга әзерлек эшләре бара


saby.tatarstan.ru

76 ел вакыт узса да, бу көн халык хәтерендә онытылмас хатирә булып яши. Бу уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә "Хәтерләрдә тарих яңара" исемле китап күргәзмәсе ясалып, укучыларга тәкъдим ителде.


tulachi.tatarstan.ru

Бүген, 22 июнь, Бөек Ватан сугышы башланган көн. Туган җиребезгә явыз дошман бәреп кергәннән соң бик күп  еллар  узган . Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан мәктәп яны  лагеренда 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелде. “Кояшкай” лагерена йөрүче балалар иртәнге аштан сон “Сезнең батырлык- мәңгелек”темасына әңгәмәдә катнаштылар. Авыл территориясендә урнашкан һәйкәлгә венок, чәчәкләр куелды, бер минутлык тынлык белән сугыш кырында һәлак булган авылдашларыбызны искә алдылар, тыл ветераннары белән очраштылар.


tulachi.tatarstan.ru

Фашистлар Германиясенең Советлар Союзына ерткычларча басып керүеннән күпме еллар үтте инде. Ватаныбыз тарихында иң озакка сузылган һәм канкойгыч, йөзләрчә шәһәрләрне, миллионнарча  язмышны җимергән, биниһая күп кешенең гомерен өзгән сугыш халык күңелендә мәңге саклана.

Яңа буыннарның Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләрен саклау һәм кемнәр батырлыгы нәтиҗәсендә бүген яхшы яшәүләрен аңлау өчен барын эшләү безнең бурычыбыз ул.

Бүгенге көнне күрә алмаган, һәлак булганнарга мәңгелек дан, ә хәзер исән-сау булганнарга тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телим.


tulachi.tatarstan.ru

22 июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу дата сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта... Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булды. Фронтта да, тылда да һәр кешедән гаятъ зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек таләп ителде. Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланды. Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үтте, һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт, зур михнәтләр китерде, берничә буын кешеләренең бәгырен көйдереп, язмышларын җимереп узды. Сугыш кырларында, фронтларга тиң тылда меңләгән кешеләрнең чәчәк кебек яшь гомерләре өзелде. Явыз дошман белән көрәштә сугышчыларыбыз үз-үзләрен аямадылар, соңгы сулышларына кадәр изге антларына тугры калдылар. Намусларына тап төшермәделәр, Ватаныбыз халкын коллыктан саклап калдылар. Бу олы батырлык, тиңдәшсез хезмәтне бөтен дөнья халкы олылый, алар мәңгелеккә тарих битләренә язылган.

  Шәтке балалар бакчасында да Бөек Ватан сугышы башланган көнне мәктәпкәчә яшьтәге төркем балаларына “Тарих битләре. Беркем дә онытылмаган” дигән тирән эчтәлекле әңгәмә уздырылды.


tulachi.tatarstan.ru

21 июньдә безнең мәктәп укытучылары Казанда «Татарстан — Яңа гасыр» каналында  «Башваткыч» уенында катнаштылар. Кроссворд төбәк тарихына багышланган иде. Тамашаны Миндияр Шәймәрданов һәм Диләрә Исмәгыйлева башкаруында җырлар җанландырып җибәрде. Тапшыру эфирга июль уртасында чыгачак дип фаразлана. Көтеп калабыз!


tulachi.tatarstan.ru

Иске Вэрэш "Былбыл" балалар бакчасы эшчелэре, милли бэйрэмебез Сабантуйга әзерлек эшләрендә актив катнашалар. Бүген без "Дуслык"чишмәсендә буяу эшлэре башкардык.


muslumovo.tatarstan.ru

Бүген, 23 июньдә Актаныш районының Доха күле буенда балык тотучылар бәйгесе узды. Районыбыз өлкәннәре катнашкан әлеге бәйгене  оештыруда Актанышның ветераннар Советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев, аның урынбасары Лира Хафизова зур көч куйдылар. Иганәчеләр дә читтә калмады, “Нептун” балык хуҗалыгы җитәкчесе Марс Гардисламов, “Юлмартойл” ҖЧҖ җитәкчесе Рәшит Суфиевлар зур ярдәм күрсәттеләр.


aktanysh.tatarstan.ru

Бүген, һава торышына карамастан, Олы Кариле мәдәният йортында балалар өчен "Сабантуй" бәйрәме узды.


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

Ул политехник колледж бинасында узды.

 

 


leninogorsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International