ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

15 сентябрь көнне, Алан авылы китапханәсендә,  «Укучының мәдәни көндәлеге” проекты нигезендә, Алан урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән мәдәни дәрес үткәрелде. Китапханәче балаларга әлеге  проект турында, аның белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты һәм республикабыздагы тарихи - истәлекле урыннар белән таныштырды.


tulachi.tatarstan.ru

Әлеге чара Татарстан мәдәният министрлыгы инициативасы һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм мәдәни - укыту проекты кысаларында узды. Чара барышында балалар Татарстанның тарихи һәм мәдәни урынннары буйлап  “сәяхәт” кылдылар. Китапханәче Алсу Фаляхова балаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнүе белән таныштырды. Соңыннан,   катнашучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.


tulachi.tatarstan.ru

Очрашу,  Татарстан мәдәнияты турында сөйләшү белән башланып китте. Китапханәдә шушы көнгә багышлап эшләнелгән  «Культурное наследие Татарстана» исемле стендка нигезләнеп тарихи – мәдәни мираслар искә төшерелде.

Алга таба балалар “Мәдәни көндәлекнең” һәрбер бите һәм аны тутыру тәртибе белән таныштылар.


tulachi.tatarstan.ru

15 сентябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә  Кече Кибәхуҗа  төп мәктәбенең һәм Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Казанның истәлекле урыннарына сәяхәт” дип исемләнгән бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Укучыларны китапханәче Альбина Рахматуллина китапханә белән таныштырды. “Белем алыйм дисәң ни чаклы, сөй, хөрмәт ит, ярат китапны”, “Казан каласы таш кала” дигән китап күргәзмәләренә күзәтү үткәрде. Шулай ук сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, укучыларга “Мәдәни көндәлек” тапшырылды. Бу көндәлек республикабызның тарихи-мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралар белән танышырга ярдәм итәчәк. Дәрес барышында укучылар Татарстанның истәлекле урыннарына багышланган презентацияләр белән таныштылар


tulachi.tatarstan.ru

2нче төркем укучылары өчен курслар ачылуда Минсәгыйть Шакиров та катнашты.


msu.tatarstan.ru

2нче төркем укучылары өчен курслар ачылуда Минсәгыйть Шакиров та катнашты.


sovmo.tatarstan.ru

16 сентябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре туган як табигатебезнең матурлыкларын кузаллау өчен балалар белән “Кара әле, нинди матур бу дөнья!” исемле экскурсия оештырдылар


tetushi.tatarstan.ru

Авылларда халык җыеннары төгәлләнде. Ул 24 авыл җирлегендә дә үтте. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасарлары, төрле хезмәт вәкилләре катнашты. Җирлек башлыклары чыгыш ясады, халык сораулар бирде.


leninogorsk.tatarstan.ru

2017 елның 19 сентябренә Чирмешәндә һава торышы.


cheremshan.tatarstan.ru
" Пенсия белеменең Бердәм көне“ акциясе кысаларында

tukay.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International