ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Табиб – иң борынгы, изге һөнәрләрнең берсе. Гомерләрен бу җиңел булмаган эшкә багышлаган кешеләр хезмәт юлын Гиппократ антыннан башлый.


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

Бу сезонда 200 иң яхшы комбайнчыга 100әр мең сумлык премия биреләчәк.


aktanysh.tatarstan.ru

Әти-әниләр балаларына Ралина, Эвелина, Дарина, Ильвина, Настасья, Мария, Кристрина, Айлин, Амелия, Латифа, Луиза, Парвона, Кирилл, Николай, Данис, Дэвид, Ильдан, Исмаил, Раиф, Артур, Данияр, Рунар, Ирнест, Самир, Рамзан дигән  матур исемнәр бирделәр.


bavly.tatarstan.ru

 Республика буенча үткәрелә торган  «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел “ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН ,”МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» дигән акция кысалары буенча Чепья авыл һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре  авылыбызның чишмә буйларын чистартуда катнаштылар.


baltasi.tatarstan.ru

Бүген район Советының актлар залында айон башлыгы җитәкчелегендә “Эшлекле дүшәмбе” булып узды.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Биредә зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркемгә йөрүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре, музыка җитәкчеләре, бакчада эшләп чыккан ветеран хезмәткәрләргә һәм үзләренең әби-бабаларына бәйрәм чарасы әзерләделәр. Бу көнне биредә өлкән буын яңа буын белән очрашты. Балалар  үзләренең кадерле әби-бабаларына бакчада өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр, бәйрәм чарасы бик күңелле узды. 


tulachi.tatarstan.ru

2 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Көзге мәрхәмәтлелек атнасына” йомгак ясалды. Акция кысаларында социаль яктан мохтаҗларга ярдәм күрсәтелде. Ветераннар да үз чиратында яшь буынга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Алар балаларны тырышып укырга, туган илне яратырга чакырды. Укучылар өлкән буынның киңәшләрен үтәргә әзер торуларын белдерде.


tulachi.tatarstan.ru

1 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә өлкәннәр көненә багышлап “Хөрмәтебез олы сезгә” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.  Өлкәннәребез үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр. Бәйрәмебез кунакларына иң изге теләкләр теләнде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.


tulachi.tatarstan.ru

Бакчабызда тәрбияләнүче балаларга тирәнтен җиткерер өчен  бакчада эшләүче тәрбиячеләребез экологик тәрбия бирү эшчәнлеген алгы планга куеп эш итәләр.Уртанчылар, өлкәннәр төркеменә йөрүче балалар кышкы айларда гөлләргә су сибү, суган үстерү, туфрагын йомшарту белән шөгыльләнсә, җәйге айларда бакчада файдалы үләннәрне тәрбияләү, аларны аера белү, яшелчә, җиләк – җимеш, чәчәк түтәлләрен тәрбияләү белән шөгыльләнә. Ә эш барышында тәрбиячеләребез балаларда сакчыл караш тәрбияләргә, әйләнә – тирәдәге матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Ел әйләнәсендә балаларыбызны экскурсияләргә йөртәбез. Табигать кочагына оештырылган экскурсияләрдә балалар үсемлекләр, хайваннар, кош – корт, бөҗәкләр  дөньясы турында булган мәгълүматларын тагын да тирәнәйтәләр. Елның төрле фасылларында әлеге теманы яктырту йөзеннән  уздырылган акция, бәйрәм, бәйгеләрдә катнашу да балаларыбызның белемнәрен ныгытырга ярдәм итә.Күптән түгел,”Салават күпере”ндә игълан  ителгән“Чыршы утырт”бәйгесендә дә катнашып карарга булдык. Журналда өйрәтелгән тәртип буенча чыршы үстерү көндәлеген эшләдек. Көндәлектә кайчан утыртылуын, күпмегә үсүен күзәтеп бардык. Бүгенге көндә чырышыбыз әкеренгә үсә, балалар көн саен су сибәләр, төпләрен йомшаралар- бик кызыксынып агачның үсүен күзәтәләр.Бер чыршыны утыртып, үстерү генә дә никадәр хезмәт сорый икән бит! Табигатьне яратыйк һәм саклыйк, дуслар!


tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International