ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

“Сәләт“ балалар иҗат йортында “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы-изге эшләр эстафетасы“ акциясенә йомгак ясалды. 


apastovo.tatarstan.ru

Һәрбарчагызга – лаеклы ялда булучыларга да, үз эшләрен дәвам итүчеләргә дә – исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телибез.  30 сентябрь  көнне Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан авыл мәдәният йортында   Алан авыл җирлеге Советы, ҖЧҖ “Алан” ширкәте һәм мәдәният хезмәткәрләре  өлкән буын кешеләре өчен  зур бәйрәм оештырды. Бәйрәм кичәсендә  катнашкан   өлкән  кешеләребез  кайнар  чәй табыны артында, тәмле ризыклардан авыз итеп, авыл үзешчәннәренең  тематик концертын карады һәм үзләре дә  бик теләп чыгыш ясадылар.


tulachi.tatarstan.ru

Лучта зур концерт узды


chistopol.tatarstan.ru

Беренчедән, сары төскә кергән табигать үзенең салават күперенә тиң нәфис сүрәтләре белән җиһанга кабатланмас сихри бизәкләр бүләк итсә, икенчедән, кешелекнең асыл затлары – өлкән буын вәкилләренә игътибар, ихтирам хисләре арта.  29 сентябрь көнне, “Көзге яхшылык атнасы- изге эшләр эстафетасы ” кысаларында, әлеге  матур традициягә әверелгән бәйрәмгә багышлап Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты авыл җирлеге белән берлектә күркәм чара уздырды.   Мөхтәрәм һәм хөрмәтле өлкәннәрне котлап бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Х.Ш. ачып җибәрде. Бәйрәмдә  районыбыз имам-мөхтәсибе Исмәгыйл хәзрәт Фәләхиев тарафыннан үтемле вәгазьләр,  хаҗ сәфәре турында сөйләнде.  Өлкәннәр өчен җылы, кайнар ризык әзерләнде. «Сезнең юллар әле дәвам итә, яшәгез сез исән-сау булып!”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе китап укучы өлкән буынга тәкъдим ителде. Алар бер-берсе белән күрешеп, очрашып ял итәргә мөмкинлек тудырганнары  өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткереп  чарадан күтәренке кәефтә таралыштылар.  


tulachi.tatarstan.ru

Район Мәдәният йорты  белгечләре   элекке хезмәткәрләре Гарифуллина Мөнҗия Зәйнулла кызын  Халыкара Өлкәннәр көне белән котладылар


novosheshminsk.tatarstan.ru

"Көзге мәрхәмәтле - игелекле эшләр эстафетасы" кыссаларында , 29 сентябрь көнне Ямбулат авылында "Өлкәннәр көне" үткәрелде. Бәйрәмдә Мәтәскә җирле үзидарә рәисе Валиуллин М.А һәм "Таң" ширкәте җитәкчесе Сөнгатуллин Р.М чыгыш ясадылар. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче , авыл хуҗалыгы белгечләре тарафыннан бик күңелле һәм җанлы төстә үтте. Мәдәният хезмәткәрләре көче белән өлкәннәр өчен концерт оештырылды. Игелекле эшләр бер атнага гына түгел, ә гомер буена дәвам итсен.


tulachi.tatarstan.ru

Бәйрәмгә өлкән яшьтәге авыл кешеләре чакырылган иде. Аларның араларында үз хезмәтләре белән туган илгә хезмәт итүчеләр, балалар, оныклар һәм  оныкчыклар үстерүчеләр дә бар иде. Авыл җирлеге башлыгы Юсупов Р. М  җылы котлау сүзләре белән кунакларга мөрәҗәгать итте, ул ныклы сәламәтлек, җылылык һәм мәхәббәт, бәхет һәм иминлек теләде.  Бәйрәм барышында өлкән кешеләр  хөрмәтенә котлау сүзләре, жырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Тантана сәбәпчеләре үзләре дә бу эштән читтә калмадылар, жырлап - биеп күңел ачтылар. Чара гадәттәгечә чәй эчү белән тәмамланды. Җылы дустанә атмосферада  "алтын яшьтәге кешеләр" әңгәмә алып бардылар, үзләренең тормыш хатирәләре белән уртаклаштылар.


tulachi.tatarstan.ru

Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәребез яшь чакларын искә төшереп, рәхәтләнеп ял иттеләр.


tulachi.tatarstan.ru

Шул уңайдан 29 сентябрь көнне, Субаш авыл китапханәсе, мәдәният йорты  белән берлектә, “Изге эш көне” девизы астында, балалар белән Чернова Наталия түтинең  өенә барып хәлен белделәр, концерт номерлары күрсәттеләр, күчтәнәч тапшырдылар. Мәрхәмәтлек атнасы безне шәфкатле, рәхимле, миһербанлы булырга өйрәтә.

 


tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International