ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 18 марты - Россия президентын сайлау узачак.


mamadysh.tatarstan.ru

   Яна Сәе тавыл китапханәчесе укучылар белән берлектә  "Чулпан" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "Туган телем,туган илем,туган ягым Мөслимем" дип исемләнгән әдәби чара үткәрде.


muslumovo.tatarstan.ru

“Берсут“ агрофирмасы белгечләренең кызу эш вакытына юлыктык. Җәнлекләр бер вакытта теләккә килсеннәр өчен, аларга махсус укол кадау белән мәшгуль иде алар. Әйе, хезмәтләре үтә үзенчәлекле. Җәнлекләр – ашауга да бик нәзберек, каплатуларын да сузмаска, сугымнарын да тизләтергә кирәк. Бу эшләрнең флагманнары – агрофирманың алтын фонды булган белгечләр


mamadysh.tatarstan.ru

         13нче март көнне барлык катлау кешеләр арасында Бөтенрәсәй физкультура сәламәтләндерү комплексы кышкы фестивалендә "Бөтен гаилә белән хезмәткә hәм оборонага әзер бул"  чарасы узды. Бу чарада “Җәлил гимназиясе”нең укучылары - Бәхтегәрәевләр гаиләсе катнашты hәм II урынны яулады. Булдырдыгыз! Котлыйбыз! 


sarmanovo.tatarstan.ru

Акция кысаларында хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү юнәлешендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү - аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата - аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар.

 


almetyevsk.tatarstan.ru

Нюша РФ президентын сайлауларда Әлмәттә катнашачак, шулай җырчы Instagram социаль челтәрендәге үзенең битендә хәбәр итә. Гастрольләр аның тавыш бирү теләгенә комачауламаячак, дип билгеләп үтте Нюша. "Без барыбыз да сылтауларны эзләмичә үзебезнең гражданлык бурычын үтәргә һәм сайлауларга барырга тиешбез", - дип ассызыклады һәм сайлау участогын ДәүләтХезмәтләре сайтында яисә күпфункцияле үзәкләрдә табу мөмкинлеге турында искә төшерде  ул. 


almetyevsk.tatarstan.ru
Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Территориаль бүлеге Бөтендөнья кулланучылар көненә багышлап, 15 мартта «Кайнар линия” үткәрә. Кызыксынучыларга түбәндәге телефоннар буенча 8(85558) 7-28-88, 8.00 дән 17.00 гә кадәр вакыт эчендә шалтыратырга мөмкин. Моннан тыш 15 нче март көнне 13 сәгать.00 мин.тан 18 сәгать. 00 мин.ка кадәр, Зәй шәһәренең күп функцияле үзәгендә халыкка мәгълүмат биреләчәк.

zainsk.tatarstan.ru

Чистай студентлары конгресста катнашты


chistopol.tatarstan.ru

“Россия почтасы”ның Татарстан бүлекләре төзекләндерелә һәм модернизацияләнәчәк, ә почта хезмәтләре сыйфаты яхшырачак. Бу хакта “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Николай Подгузов Казанда Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышыннан соң җиткерде.


muslumovo.tatarstan.ru

Хөрмәтле газета хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Сезне чын күңелдән район газетасына 85 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйм!


verhniy-uslon.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International