Яңа Усы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты һәм балалар язучысы Дәүҗия Аппакованың “Сараның башыннан үткәннәре” исемле китабына күзәтү ясады.
«Мәрхәмәтле язгы атна - МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН #» акциясе кысаларында Буа муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен балалар китапханәсенә сәяхәт оештырдылар. Чараны туган ягыбыздагы сулыкларга багышладылар.Китапханә хезмәкәрләре балаларны бездэ булган елгалар, күлләр белән таныштырдылар, аларнын кешелек дөньсы өчен нинди зур роль уйнауларын сөйләделәр.
Шушы көннәрдә мәктәп укучылары арасында финанс грамоталыгы буенча узган республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды, җиүчеләр арасында лениногорскилы да бар.
Бүген Зәй муниципаль районының коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлекне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышны аның рәисе Р.Г.Кәримов алып барды. Утырышта контроль-хисап палатасының 2017 елдагы эшчәнлеге, узган ел муниципаль район җирле үзидарә органнарының үзара салым средстволарыннан нәтиҗәле файдалану, 2017 елда муниципаль норматив-хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләре һәм норматив-хокукый актлар проектларын районның рәсми сайтында урнаштыру, шулай ук 2017 елда Татарстан Республикасы дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору буенча ачыкланган законнар бозу очраклары турында мәсьәләләр тикшерелде. Утырышта шулай ук шәһәр прокуроры Ринат Кәримов, полиция башлыгы Алексей Симцов, авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.
Россия Президентын сайлау көнендә Татарстан сайлаучыларының 65 проценты видеокамералар күзәтүе астында булачак. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидһәт Шаһиәхмәтов әйтте.
17 мартта 09.00 сәгатьтә Мамадыш шәһәре Мәдәният йорты мәйданында кышны озату, язны каршылау – Нәүрүз бәйрәме үткәрелә.
“Халык белергә тели” тапшыруы 15.00дә эфирга чыга.
Баек авыл китапханәчесе язучы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевның "Таң җиле " дип исемләнгән китабына әдәби кичә үткәрде.Китап сөючеләргә китапларын укырга тәкьдим ителде.