Идарәнең ведомство учреждениеләре “Лада Гранта” һәм “Лада Ларгус” автомобильләренә лаек булды.
Франция, Австрия, Бөекбритания, Швециядән килгән кызлар милли гореф-гадәтләрне, йолаларны һәм татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтәчәк.
Сайлауга барып тавыш биргән әлмәтлеләргә #ДобрыйАльметьевск беләзеге бирәчәкләр. 18 март көнне бу беләзек белән төрле чараларда катнашырга мөмкин булачак. Болар - «Кванториум» балалар технопаркында мастер-классларда бушлай катнашу, Г. Стефановский исемендәге Әлмәт картиналар галереясына, туган якны өйрәнү музеена бушлай керә алу, шулай ук Нюша һәм Элвин Грей концертларын карый алу мөмкинлеге һәм башкалар. Мондый акция 18 марттан 31 майга кадәр дәвам итә.
Каенсаз авыл китапханәчесе 8 март халыкара хатын - кызлар көненә "Язлар матур хатын кызлар белән..." исеме бэлән әдәби кичә уздырды.Апалар, әниләр якташ язучыларыбызның шигырьләре, әсәрләрдән өзекләр укыдылар .
«Весенняянеделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында 14 март көнне МБББУ”Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә кучылар кошларны каршы алу өчен әзерлек эшен башлап җибәрделәр:алар мәктәп территориясенә беренче сыерчык ояларын элделәр.Бу эш ай буена әле дәвам итәчәк.Укучылар кышкы айларда җимлекләрне дә буш тотмадылар.Җимлеккә килгән кошларны күзәтү балаларга күңелле булды.Бүгенге көндә дә кошлар өчен “ашханә” эшләп тора.
Әлмәт районының 32 мәктәбендә теплицалар урнаштырачаклар. 3х8 үлчәмле теплицалар урнаштыруга 600 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу проект Татарстан өчен дә, тулаем илебез өчен дә уникаль. Хәзерге вакытта теплицалар урнаштыру өчен мәйданчыклар әзерләү бара. Теплицаларда укучыларның туклануы өчен экологик чиста яшелчәләр үстереләчәк.
"ЯЗГЫ МӘРХӘМӘТЛЕЛЕК АТНАСЫ - ЯХШЫ ЭШЛӘР ЭСТАФЕТАСЫ #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" атналыгы кысаларында Күтәмәле мәктәбендә төрле чаралар үткәрелә. 15 мартта география укытучысы Мусина Л.И. "Кызыл китап ниләр сөйли?" дигән ачык чара үткәрде.
2018 елда Татарстанда 2 миллион 403 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла.