Татарстанда журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXI «Бәллүр каләм» бәйгесе игълан ителде. Бу хакта конкурсны оештыручы — Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.
2018 елнын 14 мартында “Язгы мәрxәмәтлелек атнасы” кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәту үзәге социаль педагогы Наталья Закирова «Минем Ватаным» дип исемләнгән чара үткәрде.
"Үлем белән сату итүчеләр турында хәбәр ит" акциясе кысаларында 24 нче мәктәптә очрашу бик эчтәлекле узды.
“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” ирекле акция кысаларында 2018 елның 15 мартында “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Игелекле бүләк” акциясын үткәрделәр.
13 март көнне Сәйтәк авыл клубында “Сиңа кайттым, авылым, әйләнеп” дип исемләнгән авылдашыбыз, һәвәскәр җырчы Иван Качаевны искә алу кичәсе булды.
Татарстан Республикасында 12 марттан алып 21 мартка кадәр Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәшү көненә туры китерелгән туберкулезны кисәтү буенча тематик ункөнлек уздырыла. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәше буенча ул ел саен 24 март көнне билгеләп үтелә. Туберкулез - Җир шарында яшәүчеләр арасында киң таралган һәм мең еллар дәвамында яшәп килгән йогышлы авыру. Дөньяда бүгенге көндә 30 млн. кешедән артык туберкулез белән чирләүче кеше санала.
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 527 мең квадрат метр торак кулланышка тапшыру көтелә.
Кенәз мәдәният йорты хезмэткэрлэре «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» ‒ яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН»# Сүз -ул эш, гамәл#ЛевТолстой# акциясекысаларында «Лебедушка» балалар бакчасы нәниләре белән "Язучы - граф Толстой"дигән әдәби сәгать уздырды
14 мартта Халыкара елгалар көне,шулай ук «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» ‒ яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» #Минем Ватаным"акциясе кысалары уңаеннан ,Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре 3 класс укучылары белән « Син елгаларны беләсенме? »дигән викторина уздырды