26 апрель бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бүген бу уңайдан һәм “Татарстан музейлары язы – 2018” акциясен тәмамлап Галия Кайбицкая исемендәге музейда тантаналы чара үтте.
24 апрель көнне Яңа Мичән мәдәният йортында библиотека белән берлектә, боек татар шагыйре Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган “ Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” әдәби сәгате үткәрелде.
Фестивальнең чәршәмбе көнне Мәдәният сарае сәхнәсендә үткән Гала-концерты номерларның төрлелеге, башкаручыларның сәхнә осталыгы, чыгышларның оригинальлеге белән сокландырды.
Аграр көллият студентлары кунакка бардылар ...
27 апрель көнне безнең илдә Россия парламентаризмы көне билгеләп үтелә. Ул 1906 елда Дәүләт Думасы - ватан тарихында Россиядә парламентаризмга нигез салган беренче демократик институт эшли башлаган көн булып тора.
Ташлияр авылы китапханәчесе "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре өчен "Китерегез Тукайга чәчәкләр" дип исемләнгән кичә үткәрде. "Актык тамчы яшь" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Заманча яңа сөт комплексы 1070 баш сыерга исәпләнгән һәм Рус Акташы авылы җирлегендә 2017 елның октябрь аенда эшли башлады. Комплекс тулы көченә Венгриядән маллар кайтартылганнан соң эшли. Барлыгы 1070 баш голштино-фриз токымлы тана кайтартылган. Технология процесслары тулы көчкә тормышка ашырыла.
26 нче апрель Халыкара Чернобыльчеләр көне билгеләп үтелде. Чәй табыны артында Чернобльдә төзекләндерү эшләрендә катнашкан ветераннар, һәлак булганнарның тол хатыннары, район хәрби комиссариатыннан, район социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән килгән кунаклар катнашты. Ветераннар истәлекләр белән уртаклаштылар, үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, һәлак булганнарны искә алдылар. Очрашу мәдәният һәм сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренең матур җырлары белән үрелеп барды.
Коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеген координацияләү буенча комиссия утырышы узды
Бөек шагыйрь Г. Тукайның туган көне уңаеннан башлангыч класс укучылары Бәзәкә китапханәсенә “Тукай кайта язлар белән” дигән әдәби бәйрәмгә җыелдылар.