ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә куркыныч вакыйга була. Монда энергоблокларның берсе шартлый. Әлеге вакыйганың нәтиҗәсен ликвидацияләүдә бөтен ил катнаша. 


buinsk.tatarstan.ru

Аңа Максабаш авылы мәдәният йорты белән китапханә дә кушылды.  Алар 21 апрель көнне субботник оештырдылар.


tulachi.tatarstan.ru

25 апрель көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән үзе, Бөек Җүнең 73 еллыгы уңаеннан, ветераннар янында булып, хәл-әхвәлләрен белешеп, Бөек Җиңүгә керткән зур өлешләре, фидакарь хезмәтләре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның  һәм үзенең Котлау хатларын һәм бүләкләрен тапшырды. Бүгенге көндә районда 14 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның сафы елдан-ел кими... 5 ел элек - 2013нче елда алар 44 иде бит...


baltasi.tatarstan.ru

30 мең м2 чистартылган территория, 40 меңгә якын актив катнашучы. Әлмәт районы республикада быел гамәлгә ашырылучы санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча алдынгы итеп танылды. 1 апрельдән башлап муниципаль берәмлек территориясендә калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыруның барлыгы 47 урыны юк ителгән, 472 машина чүп чыгарылган. 21 апрельдә булып узган беренче гомумшәһәр һәм район өмәсендә районда яшәүче 14236 кеше катнашкан. Муниципаль учреждениеләрнең, сәнәгать предприятиеләренең, идарәче компанияләрнең хезмәткәрләре, белем бирү йортларында укучылар һәм битараф булмаган халык тырышлыгы белән 1251 м3 чүп-чар җыелган.


almetyevsk.tatarstan.ru

26 апрель көнне Пациент мәктәбе дәресендә дөрес туклану турында сүз барды. Яман шеш авыруы булганнар аппетит булмаудан зарланалар, аларның гәүдә массасы да кими. Аларга үзенең киңәшләрен югары категорияле врач – диетолог  Луиза Гарипова бирде.


almetyevsk.tatarstan.ru

25 апрель көнне Иске Кәшер авыл мәдәният йортында Сарман районы үзешчән сәнгать осталарының “Сандугачлы Сарман сәламе” дип исемләнгән чираттагы концерты булып узды.


sarmanovo.tatarstan.ru

24-25 апрельдә Казан шәһәренең  ИТ-паркында «Безнең Татарстан» VIII Республика яшьләр форумы узды.


saby.tatarstan.ru

Бүген, 26 апрель көнне, Казанда якташыбыз, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев исемендәге  Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа бинасы ачылды.


nurlat.tatarstan.ru

26 нчы апрель көнне Җәлил бистәсенең ветераннар үзәгендә мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм ветераннар белән берлектә  «Мәңге яшә, даһи Тукай!» музыкаль әдәби кичәсе узды.


sarmanovo.tatarstan.ru
26 апрель көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "Г.Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында"  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

aktanysh.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International