Бөек Ватан сугышы ветераннарын Балтач муниципаль җирлеге башлыгы Нотфуллин Рамил Рашит улы котлады һәм Татарстан Президенты исеменнән истәлекле бүләкләрне тапшырды.
Бүген "Сандугач" балалар бакчасының зурлар төркемендә бөек шагыйребез, татар әдәбиятының классигы - Габдулла Тукайның 132 ел тулу уңаеннан "Тукай эзләре буйлап" дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде.
26 нчы апрель көнне Олы Арташ төп мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде.
Ил күләмендә аның якты истәлегенә багышланган чаралар үткәрелә. Кызганычка каршы, ул бик кыска гомерле булган. Шуңа да карамастан, бик зур мирас калдырган кешеләрнең берсе ул. Һәр татар баласы аның шигырьләрен укып үсә. Бүгенге көнгә кадәр ул безнең милләтебезнең якты кояшы. Авыр тормышлы, авыру булса да, кыска гына гомере эчендә ул онытылмас эз калдыра алган. Аның истәлегенә һәйкәлләр ачыла, аның исеме белән урамнар атала, аңа багышлап дистә еллар буе чаралар үтә. Без күп милләтле Россиядә, күп милләтле Татарстанда яшибез. Без татар булуыбыз белән горурланабыз, башка милләт кешеләре белән дус-тату яшибез.
2018 елның 25 апрель көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Максабаш авылында яшәүче ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм ялгыз калган олы яшьтәге кешеләргә ярдәм иттеләр. Әлеге хезмәттә волонтерлар да актив катнаштылар. Җитез волонтерлар тиз арада өйдә тәртип һәм чисталык булдырдылар. Әби белән әнгәмә дә үткәреп алырга өлгерделәр. Аларны бигрәк тә сугыш чоры вакыйгалары бик кызыксындыра иде, чөнки Бөек Җиңүгә тылдагыларның да зур өлеше кергән.
26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Кукмара үзәк китапханәсендә “Мәнге яши, яшьни яшь Тукай” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче Саттарова Лилия Раисовна шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты белән кыскача таныштырып китте. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучыларның шигырьләре яңгырады, укучылар Тукай шигырьләрен укыдылар. Кичәдә электрон презинтация күрсәтелде.
25 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә “ Яңа федераль дәүләт стандартлары шартларында башлангыч сыйныфларда актив алымлы технологияләр буенча дәрес” темасына республика семинары булып үтте. Семинарда башлангыч сыйныф укытучылары Т.Ф. Саттарова, Г.З. Фархуллина, Э.М. Кошкина, Р.Р. Шаймарданова, Г.Ф. Нигмәтҗанова , Л.Ф. Алимова югары дәрәҗәдә ачык дәресләр күрсәттеләр, З.Р. Хәлилова, М.А. Миннуллина, А.М. Галиева сыйныфтан тыш чараларда балаларның иҗади кунекмәләрен үстерү юллары белән уртаклаштылар. Республика семинарында Балтач, Арча, Биектау, Кукмара һәм Саба муниципаль районыннан башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.
1986 нчы елның 26 апреле кешелек тарихына иң куркыныч, иң хәтәр көннәрнең берсе булып кереп калды .Чернобыльдәге атом станциясе шартлап, барлык Җир шарын үлем сөременә төргән ул дәһшәтле көнне кешелек дөньясы онытам дисә дә оныта алмас иде. Күпме хәсрәт, газаплы үлем, ачы кайгы белән өтелгән ул апрель төне.
Тарих битләрендә кара мөһер калдырган мондый дәһшәтле көннәр турында күпмедер дәрәҗәдә хәбәрдар булу максатыннан Камай авылы китапханәсендә “Чернобыльнең мәңгелек кайтавазы ” исемле хәтер сәгате уздырылды.
Юл йөрү кагыйдәләрен белгән һәм аларга буйсынган очракта гына без үзебезне юлларда тыныч һәм куркынычсыз тота алабыз. Төп максатыбыз: балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.Шушы максат белән безнең балалар бакчасында 25 апрель көнне ачык шөгыль үтте.Иң истә калганы: балаларның “ Светофор” биюе булды. Бу шөгыльгә әйдәп баручы специалист Ягафарова Г.Н. чакырылган иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.
24 апрель көнне Олы Мәтәскә балалар бакчасында район мәгариф бүлегеннән килгән комиссия тарафыннан мониторинг уздырылды. Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты Сәетова А.Н., педагог-психолог Хазипова С.Н., логопед Шаймарданова М.Н., рус теле белгече Ярмиева З. М. килгән иде. Алар мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның мәктәпкә әзерлеген тикшерделәр. Тәрбияченең һәм балалаларның чыгышларын килгән кунаклар бик ошаттылар.