Баулы шәһәре 2нче канализация-насос станциясеннән чистарту корылмаларына кадәр яңа басым канализация коллекторы төзү ахырына якынлаша.
“Стройсервис” предприятиесе “Бергәләп булдырабыз” хәйрия проекты кысаларында “Шатлык” балалар тернәкләндерү үзәге түбәсен ремонтлауны төгәлләде.
25 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре Гөлназ Хафизова һәм Земфира Шакирова “Өмет яры” халыкны социаль яклау үзәгендә “Картаямени соң йөрәк...” дип аталган музыкаль кичә үткәрделәр.
Дүшәмбе көнне Мәскәү-Чиләбе автомобиль юлының 1280нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше тән җәрәхәтләре алган.
“Татарстан-2018 музей язы” республика акциясе кысаларында Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Красновидово авылындагы М. Горький музеенда булдылар, музейда эшләүче хезмәттәшләре белән бергә Чәй эч-күңелле яшә” исемле чара үткәрделәр.
Баулыдан өч кеше Яшел Үзәндә яшьләр арасында үткән пауэрлифтинг буенча Татарстан беренчелеген-дә катнашты.
Татарстан президенты указы нигезендә баулылы Равил Ибраһимовка Татарстанның атказанган укытучысы исеме бирелде.
Баулы шәһәр суды хәбәр иткәнчә, бер баулылыга сыер урлаган өчен шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән.