ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2018 ел
җомга

20 апрель көнне район советы депутаты Гарипов А.М. һәм Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. сугыш һәм тыл ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән тәбрикләделәр. « Курсабаш авыл җирлеге».


saby.tatarstan.ru

Түбән Яке авылының социаль йөзе соңгы елларда шактый гына үзгәрешләр кичерде. Аңа яңа төсмерләр өстәлеп кенә тора. Якын киләчәктә сафка басачак мәчетнең торак пунктны тагын да бизәячәгенә шик юк. Авылда моңарчы иман йорты булмады мыни, дигән сорау туар кайберәүләрдә. Бар ул. Ни әйтсәң дә, замана үзгәрә, бүген агачтан төзелгән социаль объектлар “мода“дан чыгып бара.


mamadysh.tatarstan.ru

 “ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыятенең “Нократ“ (“Вятка“) мәгълүмат-матбугат“ филиалы тәкъдим итүче яңа проект шулай дип атала. Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә 73 ел тулу уңаеннан, шәһәрдәшләребезгә, райондашларыбызга, нинди яшьтә булуларына карамастан, Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыгыз, тыл ветераннары турында сөйләргә мөмкинлек ачыла.


mamadysh.tatarstan.ru

Шәһәр прокуратурасы хәбәр иткәнчә, РФ Җинаятьләр кодексының 145.1нче маддәсе 2нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнгән “Клининг Центр” ЧҖҖ директоры И.Ивановага ачылган җинаять эше каралган.
 


bavly.tatarstan.ru

2017 нче елда “Дустанә поликлинника: Татарстан стандарты” дигән республика проектына старт бирелде.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Авылларда яңа клублар, мәдәният учаклары төзү буенча республика программасы кысаларында районыбызда берничә күпфункцияле объект пәйда булды. Бүгенге көндә Соколка, Келәүш, Түбән Яке, Баскан, Кече Сон, Түбән Тәкәнеш авылларында яңа мәдәният учаклары үз бурычларын үтиләр инде. Аның чираттагысы Җөри авылында төзелә.


mamadysh.tatarstan.ru

Иннополис мәктәбе – тулы көн мәктәбе. Укыту программасыннан тыш монда укучылар иҗади юнәлештә үстерелә, дисциплиналарны тирәнтен өйрәнәләр. Монда укучының шәхси үсеш траекториясен билгелиләр.


verhniy-uslon.tatarstan.ru

Агымдагы елның өч аенда теркәлгән җинаятьләр саны якынча 12 процентка арткан. Кабат җинаять кылу, урамда һәм җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны арту аеруча борчуга сала.
 


bavly.tatarstan.ru

Югары Әлморза мәктәбе укучылары "Профессиягә адымнар" республика фәнни-гамәли конференциясеннән җиңүләр белән кайттылар.


alkeevskiy.tatarstan.ru

Кеше бүгенге көн белән генә яши алмый. Яшәешен яхшырак аңлар, киләчәкне ачыграк күзаллар өчен әледән-әле үткәнгә борылып карый. Мамадышыбызның борынгы, ерак та, якын да булган бай һәм кызыклы тарихы, истәлекле урыннары, һәйкәл булырдай корылмалары, биналары бик күп. Тик аларга безнең игътибар җитәме?


mamadysh.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International