26 нчы апрельдә Кама Тамагы районында ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр советының “Бизнес һәм хәкәмият: ачык сөйләшү” дигән темага зона утырышы булып узды.
“Россия почтасы” футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында куркынычсызлык максатыннан посылкаларны тикшерәчәк, дип хәбәр итә РБК ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән.
“ТР Конституциясе: тарихка 25 яшь” дип исемләнгән парламент дәресе кысаларында ТР Мәгариф министры приказы нигезендә “Мәктәп проектлары” конкурсы призеры булып Олы Мәми мәктәбе укучылары Косарев Данила, Мукаева Александра, Тугеева Ангелина велотуризм проектлары белән җиңеп чыкты.
Кичә “Яшьләрнең республикакүләм инновацион һәм профилактик программалар” үзәгендә “Социаль проектны эшләү технологиясе” дигән укыту семинары булып узды. Анда безнең район балалар бакчалары тәрбиячеләре дә катнашты.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне ел саен 28нче апрельдә билгеләп үтелә. Традиция буенча профсоюзлар әлеге датага багышлап төрле чаралар оештыралар. Аларның төп максаты булып җәмәгатьчелек игътибарын хезмәтне һәм сәламәтлекне саклау, эш урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә җәлеп итү тора. Бөтендөнья хезмәтне саклау көне юкка гына 1нче Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән бер вакытка туры килмидер. Быел әлеге көн “Хезмәтне саклау: яшь хезмәткәрләргә аерым игътибар“ девизы астында уза. Профсоюз оешмаларының координацион советы рәисе, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча координацион совет әгъзасы ЗӨФӘР САТТАРОВ белән әзерләнгән әңгәмәбез шушы темага багышлана.
"Язгы игелеклелек атнасы” Бөтенроссия акциясен үткәрү кысаларында “Игелекле ел» республика иреклеләр акциясе старт алды.” Әлеге эгида астында “Җиңү агачы” дип аталган чара Җиңүнең 73 еллыгына багышланды.
Бәйрәм көннәрендә Бөгелмә муниципаль районында җәмәгать тәртибе булдыру һәм террорчылык актларын кисәтүгә кагылышлы сорауларны тикшерделәр.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров Бөек Ватан сугышы ветераны Расыйх абый Яфизов һәм тол калган ветеран Сания апа Алимова янында булып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 9 май -Җиңү бәйрәме уңаеннан бүләген тапшыры.
Елизавета Канищеваны юбилей уңаеннан район башлыгы урынбасары Ирина Белова район башлыгы Линар Закиров исеменнән кайнар тәбрикләде