27 апрель көнне Иске Минзәләбаш авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе үтте. Семинар Иске Минзәләбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән “Карга боткасы” театральләштерелгән тамашасы белән башланып китте. Семинарда “Үзәкләштерелгән клублар берләшмәсе” (Район мәдәният йорты) диреторы Галиева Г.А., район мәдәният йорты өлкән методисты Галәветдинова А.М., Вагизова Г.Н. чыгыш ясады. Семинарда үткән эшләргә йомгак ясалды, алда торган бурычлар әйтелде, мәдәният хезмәткәрләренең сорауларына җаваплар бирелде. Җәмәгать эшләрендә актив катнашкан мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Соңнан барлык килгән кунаклар “Карга боткасы” белән сыйландылар.
2018 елнын 27 апрель конне 9 нчы май-Җиңү Көне алдыннан активистлар "Георгий ленталары" тараттылар.
24 апрель көнне белем бирү системасы хезмәткәрләре арасында волейбол ярышлары уздырылды.
3-7 НЧЕ МАЙ КӨННӘРЕНДӘ “Свияга” комплексында ҖӘЯДӘН АТУ КУБОГЫНЫҢ 1 НЧЕ ЭТАБЫ БУЛАЧАК.
«Мин хәтерлим! Мин горурланам!» девизы астында, Бөтенроссия «Георгий тасмасы-2018» акциясе старт алды. Аның максаты – Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган кешеләрнең батырлыгына, фидакарьлегенә хөрмәт йөзе курсәтү. Кара һәм җирән төстәге тасма “төтен һәм ялкынны” аңлата, сугыш кырында солдатның шәхси батырлыклары билгесе булып тора.
26 нчы апрельдә, Г.Тукайның туган көнендә, районкүләм зур бәйрәм булып узды. Яңа сәнгать мәктәбе бинасында иң яхшы Тукай шигырен сөйләп, мәктәпләрендә җиңгән 91 укчы шигырь конкурсында катнашты.
ТР ның телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы нигезендә 25 нче апрель көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет дәүләт театры бинасында туган телләр буенча еллык йомгак ясау буенча форум булып узды.
ТР Мәгариф Министрлыгы ТР рус милли культура берләшмәсе белән берлектә 20-23 нче апрель көннәрендә рус этнокультура компоненты белән профильле смена оештырды. Ул “Байтик” лагере базасында үтте.
Һәр укытучы үз предметына төрлечә якын килә. Ә тарих укытучылары алдында һаман үзгәреп торган дәүләт тарихы. Кайвакыт дөрес эшлимме икән дигән уйлар да керә башка. Шуңа күрә кабат тарихчылар Вахит мәктәбендә тәҗрибә уртаклашырга җыелды.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталында, uslugi.tatar.ru, үзара салым һәм штрафлар түләү мөмкинлеге тормошка ашырылды.