ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2018 ел
җомга

2018 елның 26 апрелендә район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.  Әлеге комиссия утырышында нигездә РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексының 5.35 (1 өлеше) маддәсе буенча ачылган административ эшләр каралды.

 


kaybici.tatarstan.ru

П. Днепров  исемендәге Рус-Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучылары Мөслим лицеенда кунакта булдылар. 10а сыйныф укучысы Сәләмова Рәмилә лицей территориясе буенча мавыктыргыч экскурсия уздырды. Кунаклар уку кабинетларын  һәм лабораторияләрне карап үттеләр.  Укыту эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Ч. Т. укучыларны лицейның  укыту профилләре белән таныштырды.


muslumovo.tatarstan.ru

Саба урман хуҗалыгы музее 2017 елда “Авыл җирлегендә иң яхшы музей” проектында катнашып100 мең сум күләмендә грант отты. Шул уңайдан, музей кунаклары яңа экспонат болан карачкысы белән таныша алалар.
 


saby.tatarstan.ru

  Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Татар әдәбиятының кояшы” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Китап күргәзмәсе оештырылды, шагыйрьнең әкиятләре буенча рәсемнәр ясалды.  Укучылар башкаруында шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Презентация күрсәтелде. 


muslumovo.tatarstan.ru

Саба муниципаль районының “Юлбат” хуҗалыгында орлык агулау эшләре башланды. Бүгенге көндә 40 тонна арпа культурасы агуланган. Эшчеләр махсус кием һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе


saby.tatarstan.ru

27 апрель конне "Жырлы - монлы балачак иле" конкурсында катнашкан Иске Кэшер  урта мэктэбе укучыларына 3D кинофильмы курсэтелде,Балаларга тундырмалар таратылды. Шулай ук Лэшэу - Тамак мэктэбе укучыларына һэм "Сарман" театрында Сарман урта гомум белем биру мэктэбенен 7 сыйныф укучыларына "Я учитель" исемле нэфис фильм тэкъдим ителде. 


sarmanovo.tatarstan.ru

Бүген 27 апрель көнне Сарман гимназиясендә 7-11 сыйныф укучылары өчен «ЮНФИЗ» дип исемләнгән физика фәне буенча тикшеренү эшләре муниципаль конкурсы булып узды. Конкурста Сарман районының 9 гомуми белем бирү мәктәбеннән 14 укучы катнашты. Конкурс комиссиясенең карары нигезендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.


sarmanovo.tatarstan.ru

Уку...


novosheshminsk.tatarstan.ru

20 -28 апрельдә «Язгы игелеклелек атнасы» Бөтенроссия акциясе үткәрү кысаларында үзиреклелек хәрәкәтен үстерү үзәге, республика яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә «ДоброГод» дигән акция узачак.


sarmanovo.tatarstan.ru

    Метрәй авылы китапханәчесе татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен "Мәңге яши,яшьни Туган тел!" исемле әдәби кичә үткәрде. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр,викторина сорауларына җаваплар бирделәр.


muslumovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International